Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кирәк икән, Габдулла абыйны да ял иттереп ала

Алар - юлда, көне-төне җәмгыять эшендә...

Һөнәри бәйрәмең җитәрәк юбилееңны да үткәреп куйсаң, бәйрәм арты бәйрәм, котлау арты котлау була инде бу. “Кызыл юл” җәмгыятенең  автобус шоферы Габдулла  абыйга 5 октябрь көн 60 яшь тулган. Әле дә ул юлда, көне-төне җәмгыять эшендә. “Шулхәтле җайлы кеше ул Габдулла, – диләр җәмгыятьтә  аның хакында. –  Хезмәт юлын йөк машинасында башлаган иде,  колхоз автобусында дәвам итте, кирәк икән комбайнына да утыра. Эше бик рәхмәтле, игелекле”. Габдулла Гыйбадуллин терлекчелектә эшләп лаеклы ялга чыккан тормыш иптәше Фәридә ханым белән 3 бала үстергәннәр, өчесе дә Казанда. Раиф Нургалиев та  җәмгыятьнең универсаль шоферларыннан,  “КамАЗ”да да эшли, янгын сүндерү машинасы да аның җаваплылыгында, кирәк икән Габдулла абыйны да ял иттереп ала.  Хәләл җефете Фирдания китапханәдә эшли, ике кыз үстергәннәр, олысы Арча  педагогия көллиятендә укый, төпчекләре яннарында –  мәктәптә. “Газ-53” машинасында җилдерүчеләре дә бар әле – ул Габдрәфыйк Салихҗанов, 21 ел инде җәмгыятьнең уңган шоферлары рәтендә йөри, мәктәптә эшләп ялга чыккан Зөлфирә ханым  белән 3 бала үстергәннәр, шулай ук , өчесе дә Казанда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллар