Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укучыбыз проблема күтәрә

Яшь чакта матур иделәр юкәләр, үскәч комачаулыйлар, ди ветеран.

Мин - Ленин урамының 83нче йортында яшәүче өлкән ветеран. Быел 6 ай авырып урын өстендә яттым, операция кичердем. Хаста кешегә кояш нурлары бик тансык бит ул. Йортыбыз каршындагы юкә агачлары өй эчен караңгылатып, яктылыкны каплап тора. Ул агачларны заманында авыл җирлеге идарәсе утырттырган иде. Яшь үсенте вакытында тапталып, сынып бетмәсен дип, тимер клетка белән әйләндереп алган идем. Шул клетка 600 сумга төште, ул заманда бу акчага ике сыер сатып алып була иде.

Бар нәрсә дә яшь чагында гына матур шул, хәзер үстеләр, комачаулыйлар. Балтач торак-коммуналь хуҗалыгы оешмасы егетләре ел да кисеп, тәртипләп торалар иде, алар карамагында иде ул. Минем шәхси биләмәмдәге агачлар булмагач, аларны кисәргә минем хакым да юк. Инде март аеннан бирле шул агачларны кистерә алмыйча йөрим. Шәһәр җирлеге башлыгына, андагы хезмәткәрләргә дә кат-кат мөрәҗәгать иттем, гаризалар калдырдым, "Благоустройство" оешмасы җитәкчесенә дә хәбәр ителде, тик нәтиҗәсе күренми.

Икенче борчыган мәсьәлә - капка төбемдәге юл. Ленин урамына асфальт түшәгәч, безнең капка төпләренә дә асфальт салып киттеләр. Тик ул юлның биеклекләре, һич менә торган түгел - эшләгән-эшләгән адәм үтәрлек итеп ясасалар иде. Аптырагач баскыч чыгарып куйдым, шуннан йөрибез. Әлеге проблемалар хәл ителер дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250