Укучыларыбыз мөрәҗәгате
5 бала тәрбияләп үстергән аналарга 200 сум өстәмә түләү алу өчен район Пенсия фондына 1 пакет документлар тапшырырга кирәк дип ишеттек. Бу сүзләр дөресме икән?
- Гаиләдә 18 яшькә кадәрге 3 бала булганда, аларның туу турындагы таныклыклары белән безгә килеп теркәлүгә, 6 яшькә кадәрге балалары булган очракта ай саен 106 сум күләмендә дару акчасы, мәктәп укучылары булганда 241 сум юл акчасы кире кайтарыла һәм коммуналь түләүләргә 30% ташлама ясала. Боларына гаиләнең керемнәре турындагы белешмәләр кирәкми, ә инде алардан тыш тагын нинди өстенлекләргә ия булуларын белү өчен, гаиләнең 3 айлык керемнәре күрсәтелгән справка белән безгә килергә кирәк. Әгәр аларда гаиләнең кереме яшәү минимумыннан кимрәк булып күренә икән, ай саен бер балага 262 сум күләмендә пособие күчереләчәк, - диде Фатыйма Шамилевна.
- 200 сум дигән өстәмә акча бездә, ягъни район Пенсия фонды каралмаган, шуңа да ул хакта бер сүз дә әйтә алмыйм. Ә менә хатның икенче өлешендәге сорауга җавап биреп үтәсем килә. Авылларга йөреп без халыкка яңалыкларны гына җиткерә алабыз. Ә документлар кабул итү эшен алай гына башкарып булмый. Чөнки һәрбер кешенең паспорт, СНИЛС һәм кирәкле булган башка документлары сканир аша компьютерга кертелеп, шәхси делолар хәзер кәгазьдә генә түгел, электрон вариантта да эшләнә. Халык шуны аңласын һәм кабул итсен иде, ди Алсу Сәяфовна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев