Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укытучым — кояшым син, Нур сибүче күңелгә

Без, Балтач урта мәктәбенең 1967нче елгы чыгарылыш сыйныф укучылары, 1961нче елда башлангыч сыйныфны тәмамлап 36 укучы 5нче сыйныфка укырга килдек.

Мәктәпнең ишек алдында ук безне сыйныф җитәкчебез Мәҗитова Роза Нәҗиповна каршы алды. Менә безнең беренче танышу дәресебез. Безнең алда яп-яшь, сылу гәүдәле, озын кара чәчле, сөйкемле, балкып торган йөзле укытучыбыз. Шушы көннән башлап ул безнең өчен икенче әниебез, тәрбиячебез булды. Безгә төпле белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә бик тырышып, җан җылысын биреп эшләде ул, математика фәненең серләренә төшендерде. Безгә белем бирү генә түгел, үзенең профессиональ белемен күтәрү өстендә дә тырышты ул, 1964 елда читтән торып Казан педагогика институтын тәмамлап, югары сыйныф укучыларын да укыта башлады.
Роза Нәҗиповна көнне төнгә ялгап, ару-талуны белми эшләгән, 43 ел стажы булган чын остаз. Һәр баланың сәләтен күреп алып, аны үстерә белде ул. Дәресләрен төрле методика-лар кулланып, үтә үтемле, эчтәлекле итеп уздырды.
Кеше гомере аккан су кебек бик тиз уза икән ул. Менә безнең дә мәктәптән белем, тәрбия алып, көч туплап, очар канатларыбызны ныгытып саубуллашып чыгып китүебезгә 45 ел узган. Күпме гомер узуга да карамастан, Роза Нәҗиповна безнең һәрберебез өчен дә иң яраткан, хөрмәт иткән укытучыбыз булып калды.
Балтач урта мәктәбендә бик күп укучыга математика белемен биргән, безнең өчен күпме көчен куйган хөрмәтле укытучыбызның 24 март көнне туган көне, 80 яшьлек олы юбилее.

Укытучыбыз!
Мәктәпкә баскан һәр балага
Сез кул суздыгыз.
Алдагы тормышка юл суздыгыз,
Нинди көннәребез булса да.
Безгә ярдәмче, киңәшче
Ак юлга, яктыга әйдәүче булдыгыз.

Сезне олы юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз, нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, хәерле гомер телибез.
Олы рәхмәт хисләре белән сезне чын күңелдән яратып, 1967нче елгы чыгарылыш сыйныф укучылары исеменнән Гөлнур Сөләйманова.
Рәсемдә: 1965 ел. Укытучыбыз 8нче сыйныф укучылары арасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250