Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укымый калмадыгызмы: “Бабаем миңа флагны армиядән бүләк итеп җибәрде” (+бик күп фото)

Быел һава десанты гаскәрләре оешуының 90 еллыгы билгеләп үтелә. Районыбызда десант дигән горур исемне йөртүчеләр шактый. Шуларның берсе Илгиз Николаев иде.

Әфганчы ветеран, десантчы Биктәш авылы егете Илгиз Николаевның вафатына да 7 ел булган. Илгиз әфәнде гаиләсендә улы Азатка кадерле әти, хәләл җефете Фәридә ханымга ышанычлы ир булды. Авылдашлары, туганнары да аны кешелеклелеге, ярдәмчел булуы белән искә алалар. Ут эчендә дә шундый булган ул.
Илгиз Николаевны искә алуыбыз юкка түгел, аның эшен лаеклы дәвам итүче улы Азат, олы хөрмәткә һәм соклануга лаек Фәридә ханым шушы көннәрдә Илгиз әфәнде истәлегенә “Факел” клубында егетләр арасында бокс ярышлары үткәрде. Күпләр “Илгиз кая да, бокс кая, ул боксчы түгел иде”, дияр. Чыннан да, Илгиз Николаев бу спорт төре белән шөгыльләнмәгән, әмма һәрчак сәламәт яшәү яклы булган. Быел исә һава десанты гаскәрләре оешуының 90 еллыгы. Шуңа да Азат клубта узучы чираттагы бокс ярышын әтисе истәлегенә багышларга була. Илгиз әфәнденең оныгы Данис та бабайсы кебек десантчылар кебек киенеп, ярышка килгән иде, егетләрнең рингта көч сынашканнарын бик кызыксынып күзәтте. Бигрәк чибәр егет булгансың, береткаңны кем бүләк итте дигәч, зур горурлык хисе белән:
–Бабаем миңа аны армиядән бүләк итеп җибәрде, – дип җавап бирде.
Үзеннән соң матур эз калдырган Илгиз әфәнде оныгы күңелендә генә түгел, десантчылар һәм аны якыннан белгәннәр күңелендә дә кабат алар сафына кайткан кебек булды. Егетләргә көч-куәт биреп торырга килгән десантчылар Фәрит Шәрифуллин, Фәнил Габдрахманов аны матур хатирәләр белән искә алды.
Ярышларга килгәндә, иганәчеләр бүләкләрне бик саллы әзерләгән иде. Егетләр дә сер бирмәде. Ярышлардан соң Николаевлар катнашучылар өчен мул итеп чәй табыны әзерләде.
– Илгиз куанып ятсын, якты гүрләре якты, тар каберләре киң булсын. Онытмыйбыз, һәрчак истә. Аның дәвамы булган Азатыма, киленемә, балдан татлы оныкларыма рәхмәт. Бүген Илгизне искә алуыбыз рухына дога булып барып ирешсен. Балаларны куандырганыбызга ул да куанып ятсын, – диде чара ахырында Фәридә ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев