Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укымый калмадыгызмы: "Кулларыннан гөлләр тама"

Авылдашым, күршем Гөлфәния Габделхаковага бик тә туры килә бу сүзләр. Тәрәзә төбендәге гөлләре кышын да шау чәчәктә утырып, җәй көннәрендә ишегеалды аллы-гөлле чәчкәләргә күмелгәнгә генә түгел, нинди генә эшкә тотынса да, кулы ятып торганга, уңган-булганга күрә бик күпләр аның хакта кулларыннан гөлләр тама дип сөйли.

Куныр авылында Нурлыхода һәм Мәгъсүмҗан гаиләсендә бишенче бала булып аваз салган Гөлфәния төпчек булса да, иркә бала булып үсми. Әти-әни эштә чакта балалар әбиләре Җәмилә тәтә карамагында була. Шуңа да алар бик эшчән булып үсә.

– Мәктәптән кайткан чакта ук баскыч төпләрен юып, рәтләп керә идем. Әби безне шул рәвешле кечкенәдән тормышка яраклаштырып үстергән, – дип искә ала Гөлфәния апа.

Әлеге тәрбия кияүгә чыгып, тормыш итә башлагач та Гөлфәниягә нык ярдәм итә. Әмма бу хакта бераз соңарак. Әле аңарчы тормыш дигән калын китапның яшьлек хакындагы битләрен укыйсы бар.

Яшьлек – кеше гомеренең кабатланмас мизгеле. Гөлфәниянеке дә искәрмә түгел. Мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыган кызның максаты бер була – медицина училищесында белем алып, ак халат киеп, кешеләрне дәвалау. Озак көттерми генә хыяллар чынга аша. Авылдашы, туганы Гөлсәвирә белән Яшел Үзән шәһәрендәге медучилищены тәмамлап, уңышлы гына эшли дә башлыйлар. Дустының туена шаһит булып килгән Гөлфәния булачак ярын Шодада таба. Авылыбызның бик тәрбияле гаиләсендә туып, бик иртә әниләрен югалткан, әби һәм әти тәрбиясендә үскән балаларның олысы Фаяз белән бик тиздән гөрләтеп туй итәләр. Мөнәвәрә нигезенә Гөлфәния олы килен булып төшә. Ә Мөнәвәрә тәтә авылда чисталыгы, тәвәккәллеге белән мактаулы әби иде. Әлеге нигез тәртибенә ияләнү Гөлфәния өчен авыр булмый, чөнки инде ул дәресләрне әбисе Җәмилә тәтә янында үткән була. Төп йортта килешеп, матур итеп яши Габделхаковлар, әлеге нигездә беренче онык Гөлфинә туа. Әтиләре Фарук абый зур тырышлык куеп, яшьләрне яңа нигезгә йорт салып, башка чыгара. Әтиләре сызган эзне  Гөлфәния белән Фаяз тырышып дәвам итәләр. Яңа нигезгә күчкәч, гаилә сөенечләрен арттырып уллары Илгиз туа.

Фаяз абый өйдә сирәк була, тракторчы булгач, колхоз эшеннән дә кайтып керә алмый, хуҗалыкларга да гел ярдәм итеп тора. Йорттагы дилбегәне тарту күбрәк Гөлфәния апа җилкәсенә кала. Әмма ул беркайчан да зарлануны белмәс, нинди генә эшкә тотынса да, булдыра торган кеше. Ак халат киеп, кешеләрне дәвалау хыялының тормышка ашмый калганына гына кайчакта күңеле борчыла. Әмма янәшәсендә тугрылыклы ире, әни дип  өзелеп торучы балалары булуы аның өчен зур бәхет. Кызлары Гөлфинә әнисенең чынга ашмый калган хыялын тормышка ашырып, балалар республика клиник хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә эшли. Гөлфәния апа кызының ак халат киеп, кешеләргә ярдәм итүенә  бик сөенә, үзен әлеге һөнәрне башкаргандай хис итә.

Габделхаковлар туганнары белән дә бик ярдәмләшеп яшиләр, монда да Гөлфәния апаның роле бик зур. Тәмле телле, ачык йөзле булганы өчен аны һәммәсе дә хөрмәт итә.

Гөлфәния апа белән Фаяз абый уллары Илгизне өйләндереп, нигезгә килен төшерделәр, бүген исә балдан татлы оныкларын сөеп куаналар. Авылдашлар өчен һәрчак игелек кылучы, туганнары өчен җан атучы, без –күршеләре өчен һәрчак ныклы терәк булган Гөлфәния апаның тормышлары түгәрәк, мул чагы. Киләчәктә дә шулай булсын. Үзе күңел биреп үстергән гөлләре кебек тормышы да һәрчак чәчәк атсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев