Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укымый калмадыгызмы? Меңнең берсе...яки Чутайның данлыклы улы

79 яше тулуга кармастан бүген дә руль артында ул.

Сүзгә артык юмарт булмаган, әмма һәр төр транспортны биш бармагыдай яхшы белгән Рафаэль Җамалиев Чутайда гына түгел, тирә-якта да тимер докторы дип дан тоткан шәхес була. Хәер, әле дә сер бирми ветеран. 79 яше тулуга кармастан бүген дә руль артында ул.

“Кызыл юл” җәмгыяте җитәкчесе  Фердинанд Хәйруллинга әлеге җирлекнең хөрмәтле ветераны турында язу белән мөрәҗәгать иткәч, иң беренче итеп Рафаэль Җамалиевны атады.

– Киләсе көнегезне алдан әйтеп куярмын. Аны өйдә туры китерүе бик авыр, чөнки ул гел юлда, – диде җитәкче.

Рафаэль Җамалиев сугыш алды чоры баласы. Ачлыгын да, ялангачлыгын да, якын кешеләрен югалту ачысын да үз җилкәсендә татыган кеше. 7 классны тәмамлагач, колхозда ат белән эшли, тракторчыга правага укып, Кустанайга китә, чирәм җирләрен эшкәртүдә катнаша. Биредә трактор, комбайнда эшләп, 2 тонна бодай алып кайта. Биредә куйган хезмәтләре өчен бары берничә ел элек кенә Рафаэль абыйга медаль килеп ирешә.

– Сеңлем, минем эшләмәгән  эшем калмады, председатель генә булалмадым, – ди Рафаэль абый.

Чыннан да, Чутайның данлыклы улы кырда да, урмана да, юллар салу эшендә дә эшли.1985 елда хәтта Казахстан якларыннан салам пресслап алып кайта.

40 градуслы салкыннарда урманнарга киткән чакта, төн йокламый көтә идем. Бабаемның трактор тавышын әллә кайдан аера идем, ишетүгә күңелемә җылы керә иде, – ди җәмәгате Асия апа.

Асия һәм Рафаэль Җамалиевлар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары да үзләре кебек тырыш хезмәт белән үсә. Бүген һәрберсенең үз тормышы. Өлкәннәр төп йортта уллары Дамир белән яши. Гомере буе китапханәче булып эшләгән Асия апа  вакытлы матбугаттан, китаплардан әле дә аерылмый. Рафаэль абый да  тимерләргә җан “өрү”дә. Кемгәдер кычыткан турагыч ясый, сипарат ремонтлый,  кулланышта булган әйберләргә икенче гомер “бүләк итә”. Мин килгән көнне дә әңгәмәдән соң мастерскоена  юл алды.

– Чираттагы шедеврын  ясый, – дип шаяртты Асия апа.

Чутай авылына булган сәяхәтемнән гомер буе хезмәт белән яшәгән, арган чакта кулына гармун алып күңел тынычлыгы тапкан Рафаэль абыйга, янәшәсендә һәрчак ныклы тылы булган Асия апага сокланып кайттым. Өлкәннәргә матур, тигез картлыкта әле озак еллар балалар, оныклар игелендә яшәү насып булса иде.

P.S. Россиянең мактаулы төзүчесе Фагыйль  Шәфигуллин: “Укып бетереп, районга  эшкә кайткан елларым. Эш урыныннан “Урал” мотоциклы бирделәр. Тау менгән чакта сүнеп тилмерткәч, якташым Рафаэль абый янына барырга киңәш иттеләр. Бардым, берничә шөребен борды да: “Булды, энем”, диде. “Сез аны нишләттегез соң?”, дип сорыйм. Ә ул бары : “Барысын да үзең карап тордың бит”, дип кенә җавап кайтарды. Аз сүзле, әмма техникаларны шуның кадәр оста белүче Рафаэль абый янына мөрәҗәгать, гозер белән килүче райондашларыбызның, танышларның, таныш булмаганнарның саны- исәбе юктыр. Андыйлар меңгә бер туа, диләр. Рафаэль Җамалиев та меңнең берсе”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: данлыклы механизатор