Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укымый калмадыгызмы: "Туганнар туры китек яки сагынуларга дәва юк..."

Агаевлар гаиләсенең Шодага ук диярлек терәлеп торган Платынерьга (татарлар аны үзләренчә җайлаштырып, Платингар дип йөртә) күченеп кайткан елларын яхшы хәтерлим әле.

Җирле халык кына түгел, күрше-тирәдәге авыл кешеләре дә Грозный шәһәреннән 7 бала белән күченеп кайткан гаиләгә гаҗәпләнеп тә, сәерсенеп тә карадылар.

Янәсе күз күрмәгән якларга килеп урнаш әле син, аның өстенә чечен милләтен күргән кешеләр дә түгел идек. Ә алар бик аралашучан булып чыкты. Үзләре яшәгән рус авылы кешеләре белән генә түгел, күрше татар авылларында яшәүчеләр белән дә тиз уртак тел таптылар. Платынерьда ул заманда яшәүчеләр күп түгел иде, әмма заманында гөрләп яшәгән авылның ташландык йорт бакчаларында шаулап алмалар үсә иде. Без исә авылга алма җыярга бара идек, бу гаилә балалары белән дуслашып, бераз аралашып та алдык. Инде бу вакытларга күп еллар узды, безнең җирлеккә чечен гаиләсенең күченеп кайтуы онытыла да төшкән иде, бәлки яши-яши без аларны үз җирлегебез кешеләре итеп кабул иткәнбездер. Әтнә авылына килен булып төшкәч, әлеге балаларның берсе - Эмилия белән кабат очрашырга туры килде. Теге чакта без очрашкан балалар инде буй җитеп, үз гаиләрен корган, кызганыч, әтиләре Әмхад генә гүр иясе булган, аны зурлап, мөселман кануннары буенча Шода зиратына җирләгәннәр. Бер ел яшәгәннән соң, әниләре балалар белән Пукшинер авылына күченә. Эмилия булачак ире Илнур белән дә биредә таныша.

Грозный шәһәрендә сугыш башлангач Агаевлар гаиләсе күченеп китәргә мәҗбүр була.

- Әтиебез Киров өлкәсен сайлый, чөнки ул гомере буе прораб булып эшли, үз бригадасы була, кайчандыр шушы якларга килеп эшләгәне булганлыктан ул Киров өлкәсенә кайтырга тәвәкәлли. Әниебез Ольга балалар йортында тәрбияләнә, шуңа да аның ягыннан туганнарны эзләү мөмкин булмый. Ә Киров шәһәреннән безне чик буена урнашкан ерак бер авылга - Платынерьга озатканнар. Миңа ул чакта нибары ике яшь булган, энем Алхазурга 1 яшьләр чамасы була. Игезәк туганнарым Оля һәм Игорь, Таися, Марина, Рөстәм инде бераз кул арасына керә торган булганнар, - дип сөйли Эмилия.

Ул чакта бернәрсә дә аңламаса да, үсә төшкәч, мәктәп елларында рус балаларының чечен дип мыскыл итүләре кыз күңелендә әле дә авыр төер булып саклана.

- Хәзерге акылым белән мин аларны аңлыйм да, чөнки безнең җирлектә башланган сугыш булгач, алар безне дошман күрде, һәрхәлдә без үзебез һәрчак тынычлык яклы булсак та... Ә менә татар мохитенә күченеп килгәч, татарлар арасында яши башлагач, мондый тискәре карашны сизмәдек, ничектер үз даирәбезгә кайткандай булдык, - ди Эмилия.

Бүгенге көндә Оля Себердә, Игорь Мәскәүдә, Таися белән Марина Воронежда, Рөстәмнәре Краснодарда үз гаиләре белән яши. Әниләре дә күптән түгел кызлары янына Воронежга күченгән. Эмилия исә Әтнә авылына Шәфигуллиннар гаиләсенә килен булып төшеп, тормыш иптәше Илнур белән берсеннән-берсе матур, тәртипле өч бала үстерәләр. Гөлнур, Айгөл, Зиннур тигез, тулы гаиләдә үсеп, ә иң мөһиме тыныч илдә, имин елларда яшәүләре белән бик бәхетле балалар. Эмилия дә бүгенге тормышыннан бик канәгать, бәхетле булуын әйтә. Туганнары еракта булгач, очрашулар бик сирәк эләгә икән.

- Шулай да ике елга бер булса да, туганнарыбыз янына барырга тырышабыз. Ярый әле янымда ныклы терәгем, кайгыда да, шатлыкта да бергә булыр ирем Илнур бар, - ди Эмилия.

Грозныйда туса да, тәүге адымнарын безнең якларда ясаган Алхазур туганнары янында читтә яшәсә дә, соңгы елларда апасы Эмилия янына кайтасы иткән, ни дисәң дә торган җир бит, сагындыргандыр. Бүгенге көндә ул апасы гаиләсендә Әтнәдә яши. Менә шулай читтәге туганнарын сагынып, энесен кайгыртып яшәгән мәле Эмилиянең. Әтисе каберенә дә эзне суытмый ул, һәр яз саен Шода зиратына гаиләсе белән килеп, аны чистарта. Күңеленә еллар буе җыйган яшерен серләре белән уртаклаша, үзенең уңышларын, балаларының ничек алга китүләрен, туганнарын, әнисен сагынып яшәүләре турында сөйли, соңыннан мулла янына кереп, әтисе рухына дип сәдакә бирә.

Грозный шәһәрендә туып, күз күрмәгән, колак ишетмәгән рус авылына күченеп кайтып, биредә буй җитеп, татар авылына килен булып төшкән, бәхетле һәм имин тормышка урау юллар аша килгән Эмилиянең бүгенгесе бик бәхетле булса да, күңеленең бер кыры - туганнар туры китек. Алар еракта... сагындыра, бик сагындыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев