Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укымый калмадыгызмы Якыннары тормышында сүнмәс маяк

Колхоз эшләрендә йөреп чыныккан кыз мәдәниятне яшьтән үк үз итә. Матур җырлавы, өздереп биюе, кешеләрнең күңел хәләтен аңлый белүе, көчле оештыру сәләте булган кызны Куныр мәдәният йортына эшкә алалар.

1960 ел, март ае, Куныр авылы… Тырыш кешеләре белән данлыклы авылның яшь гаиләсе Мәсхүдә апа белән Гайфетдин абыйның көтеп алган беренче балалары – кызлары Разия дөньяга аваз сала.

Гомер буе кешеләргә – изгелек һәм игелек кылып, тәрбияле балалар үстергәнсең икән, димәк, гомерең зая узмаган. Андый кешеләргә хөрмәт белән баш ияргә, сокланырга һәм алардан үрнәк алырга гына кала.

1960 ел, март ае, Куныр авылы… Тырыш кешеләре белән данлыклы авылның яшь гаиләсе Мәсхүдә апа белән Гайфетдин абыйның көтеп алган беренче балалары – кызлары Разия дөньяга аваз сала. Җыйнак гәүдәле, матурлыгы белән күпләрне әсир иткән тырыш, җитез кыз Разия үсеп җитеп, әти-әнисенә, кече туганнарына терәк булып яши. Колхоз эшләрендә йөреп чыныккан кыз мәдәниятне яшьтән үк үз итә. Матур җырлавы, өздереп биюе, кешеләрнең күңел хәләтен аңлый белүе, көчле оештыру сәләте булган кызны Куныр мәдәният йортына эшкә алалар. Эшкә урнашкач та ул читтән торып Алабуга мәдәният училищесын тәмамлый. Әмма язмыш җилләре Разияны туган якларыннан аерып,чит җирләргә илтә. Биредә ул тормышка чыга, әни булу бәхетен татый. Үзгәреш җилләре исә башлагач, Разия ханым кабат туган якларына кайта. Һәм хезмәт юлын мәдәният юнәлешендә дәвам итә. Тумыштан килгән сәләт, тормыштан алынган тәҗрибә аңа рухи үсеш бирә, хезмәт үрләренә илһамландыра. Инде ул вакыттан да 13 ел гомер узган. Район, төбәкара конкурсларда яулаган уңышларның саны-сагышы юк.

Разия Закирова эшли башлаганнан бирле Куныр авылында матур, мәгънәле кичәләр, бәйрәмнәр гөрләп уза. Болар барысы да аның тырышлыгы, халыкны мәдәнияткә тарта белү осталыгы нәтиҗәсе. Разия ханым тынгысыз һәм уңган кеше. Барсына да күңел җылысын өләшеп, балаларыны, якыннарының, авылдашларының һәр уңышына шатланып, чын йөрәктән борчылып яши. Аның олы йөрәге һәркемнең сөенеч-көенечләрен сыйдырырга, кирәк вакытта беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузарга сәләтле, шуңа да барысы да аны якын күрә, кадер-хөрмәт күрсәтә. Гомумән, аның күркәм мисалы – якыннарының тормыш юлында сүнмәс маяк булып тора.

Фото: Разия Закированың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Куныр авылы шәхесләр