Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укымый калмадыгызмы? Язмышлары туган якка береккән. Кемнәр алар? (+фото)

Алар икесе дә җир кешеләре. Бер үк авылда үсеп, бер мәктәптә укып, гомерләре буе туган колхозларында хезмәт иткәннәр. Сүзем Шода авылында яшәүче Руфия һәм Һидият Хәбибуллиннар гаиләсе хакында. 

Руфия апа да, Һидият абый да ишле гаиләдә үсә. Мәктәптә бергә укыйлар, үсә төшкәч кичке уеннарда бергә уйный торган булалар. Мәктәпне тәмамлагач та туган авылларында калуны өстенрәк күрәләр. Хәер, заманы да башка була. Ул чагында барлык яшьләр дә комсомол путевкасы белән эшкә калган. Руфия белән Һидият тә искәрмә булмый. Алар матур гаилә корып, иске бер йорт сатып алып башка чыгылар. Гаилә сөенечләрен арттырып бер-бер артлы кызлары Ләйсән, Лилия туа. Соңрак шушы ук нигездә яңа йорт җиткезәләр. 
Руфия апа баштарак фермада бозаулар тәрбияләсә, сәламәтлеге какшау сәбәпле, әлеге эшеннән китәргә туры килә. Башта лаборант, аннан амбар мөдире булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Ялга туктагач та берничә ел амбар мөдире вазыйфаларын башкара. Һидият абый исә гомере буе тракторда эшләгән кеше. Нинди генә эшкә кушсалар да, һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы механизатор һәрчак авылдашларының рәхмәтен ишетеп яши. Заманында хуҗалык бакчаларын сукалау дисеңме, урманнан агач алып кайту – боларның һәммәсен исәпләсәң, күпме чакрымнарга җыелыр икән? 
Тормыш дигәнең һәрчак актан гына тормый шул, бар да ал һәм гөл генә дә булмый. Матур гына яшәп ятканда, Хәбибуллиннар гаиләсенә дә зур сынау килә. Руфия апа кисәк кенә авырып китеп, озак кына хастаханә юлын таптарга туры килә. 
– Сынарлык чаклар булды – сынмадык, сынатмадык,чөнки янәшәмдә һәрчак мине аңлаучы терәгем – гаиләм булды, – ди Руфия апа. 
Шуңа да алар бүген сабырлыклар, тырышлыкларның әҗер-савабын күреп, мул тормышта, тигезлектә, балалар игелегендә, оныклар хөрмәтендә гомер итәләр. Балалары димәктән, алар да әти-әниләре кебек тырыш хезмәт белән үсеп бик иртә кул арасына керде. Кечкенәдән җаваплылыкны тоеп, эшчән булып үсеп җиттеләр. Чөнки әби-бабайсыз йортта балалар мөстәкыйльлеккә бик иртә өйрәнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: игелекле һөнәр ияләре