Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укымый калмадыгызмы: югары белем алганнарның да үз бәхетен тапмаганнары азмыни?

Авылда төпләнеп, матур тормыш корган гаиләләр авылның йөз аклыгы.

Шода авылында яшәүче Гөлсинә һәм Ленар Хафизовлар үз көчләре белән тырышып дөнья көткән, акыллы балалар тәрбияләгән күркәм гаиләләрнең берсе. Алар белән бер чорда үсеп, бер чорда мәктәптә укыганлыктан, тормышлары күзалдымда. Икесе дә тыйнак, чибәр, эшчән. Бер үк урамда уйнап үскән егет һәм кыз мәктәпне тәмамлагач, бәхет эзләп читкә чыгып китмәде, икесе дә авылда калды. Яшәүнең мәгънәсен аңлап, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып, туган нигез җылысын саклап гомер кичерә Хафизовлар.

Гөлсинә кечкенәдән әнисез калып, әбисе Мөнәвәрә һәм әтисе Фарук тәрбиясендә буй җитте. Апа һәм абыйлары бер-бер артлы тормыш корып башка чыккач, төп нигездә олылар өчен терәк булып төпчек уллары Фәнил белән Гөлсинә калды. Ул чакта әле Фәнил өйләнмәгән, Мөнәвәрә әби инде олы яшьтә, шунлыктан мөмкинлеге булса да, Гөлсинә якыннарын ташлап, Казанга укырга китәргә батырчылык итмәде. Әмма ул беркайчанда әлеге адымы өчен үкенмәде. Укып югары белем алганнарның да үз бәхетен тапмаганнары азмыни бүгенге заманда? Ә ул бәхетен туган авылында, алай гына да түгел, күршесендә үк тапты. Армия хезмәтен үтеп кайткан чибәр Ленар аны гомерлеккә үзенә яр итте. Гаилә сөенечләрен арттырып якты дөньяга аваз салган Алинә белән Рәсим әти-әнисенең, әби-бабасының олы куанычы, ярдәмчесе бүген.

Төп нигез җылысын саклап, башкаларга үрнәк булып яшәүче әлеге пар Шода авылының йөз аклыгы. Харис абый белән Рәүфә апа да яшьләрнең тормышына куанып гомер кичерә. Заманча йорт җиткереп, аңлашып, тырыш хезмәт белән көн күргән мәлләре. Тик торуны, эшсезлекне бу гаиләдә бөтенләй белмиләр. Ел әйләнәсе шау чәчәктә утырган тәрәз гөлләре дә, җәен күзләрне иркәләүче бакча чәчәкләре, табигать байлыкларыннан әзерләнгән кайнатма-компотлар, салатлар,маринадланган һәм тозланган гөмбәләр, абзар тулы мал-туар, кош-корт үзләре үк күпне сөйли.  Йорт җирләренең төзеклеге, тормышларының муллыгы да тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсе.

Ленар армиядән кайткач, “Якты юл” җәмгыятендә тракторда эшләде, соңгы елларда күрше Киров һәм Татарстан чигендәге нефть трассасында контроль булып хезмәт куя. Гөлсинә исә “Балкыш” кооперативында эшли.  Кызлары Алинә мәктәпне тәмамлап, югары белем ала, Рәсим әлегә мәктәп укучысы.

Әби-бабайлы йорт – нурлы йорт, диләр. Хафизовлар нигезе дә әллә каян балкып тора. Биредәге тәртип, бер-берләренә  булган хөрмәт һәм яшьләр белән өлкәннәрнең аңлашып яшәве дә күпләрне сокландыра. Фото гаилә архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев