Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Укытучы миңа: «Ул бит реабилитация үзәгеннән килгән «маугли», барыбер берни аңламый», – диде»

Тормышта әкият булмый, диләр, ә менә Чаллыда яшәүче Дарьяның тормышында берничә тапкыр әкияти хәлләр булган. Шунысы сөендерә, тормыш әкиятендә дә каршылыкларны яхшылык җиңеп килә.

 Музыка укытучысы Анна Сергеевна Валикова Дарья белән танышкан вакытын болай дип искә ала:

– Минем беренче сыйныфтагыларда дәресем иде. Шулвакыт моңсу күзле, башка балалардан аерым - шкаф артында ук утыручы кызга күзем төште. Агарынган йөз, таралмаган чәч, пычрак кием һәм тишелгән дәфтәрләр... Укытучыдан аптырап: "Ул нигә анда?" - дип сорыйм. "Ә ул «Асылташ» реабилитация үзәгеннән килгән "маугли", барыбер берни аңламый", - дип җаваплый.

Анна Сергеевна кредитка малосемейка сатып ала. Шунда ул 7 яшьлек Дарьяны тәрбиягә алып, яши башлый. Кыз белән ул бергәләп дәресләр хәзерли, вокал һәм бию түгәрәкләренә йөртә, гитарада уйнарга өйрәтә. Тырышулар юкка булмый – Дарья педколледжның бюджет бүлегенә укырга керә. Язмыш тарафыннан кыерсытылган кызга киң күңелле музыка укытучысы канатлар куя.

20 яшен тутырган Дарья Никита белән август аенда гаилә корып җибәргән. 68 яшендәге Анна Сергеевнаны ул "әби" дип атап йөртә. Яшьләр хәзер аерым яши. Дарья көненә берничә тапкыр әниседәй якын Алла Сергеевнаның хәлен белеп, ярдәм итеп тора.

Алла Сергеевна киявеннән бик канәгать: "Хәзер минем бер генә түгел, ә ике оныгым бар. Иң гаҗәбе шул: алар төскә-биткә дә бер-берсенә охшаган, икесенең дә күзләре бертөсле - зәңгәр", - ди ул.

Яшьләр Никитаның әти-әниләре бүләк иткән фатирга җиһазлар алу белән мәшгуль. Тиздән өй туе уздырырга җыеналар. Чакырылган кунаклар арасында, әлбәттә, Анна Сергеевна иң кадерле кунак исәбеннән булачак.


Чыганак: Челнинские известия
Автор: Ләлә Гайфетдинова

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш