Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укытучыларның хезмәт хакы ике тапкыр артачак

Арту беренче марттан һәм беренче сентябрьдән көтелә.

Педагог-тәрбиячеләрнең һәм укытучы-сыйныф җитәкчеләренең хезмәт хакы бу елның беренче мартыннан һәм беренче сентябреннән 5 һәм 10 000 сумга артачак.

Бу хакта Русия Президенты Федераль җыелышка еллык Юлламасында игълан итте.

Шул ук вакытта 2025 елдан 2030 елга кадәрге чорда балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен Русия төбәкләренә 75 млрд сумнан ким булмаган акча юнәлтеләчәк. Социаль өлкәне үстерү һәм халыкның аерым категорияләрен финанс белән тәэмин итү турында сөйләгәндә, дәүләт башлыгы гаилә ипотекасын алдагы берничә елга озайту, күпбалалы гаиләләргә түләүләрне арттыру кирәклеген билгеләп үтте, шулай ук 2нче, 3нче һәм аннан соңгы балага субсидияне 2,8 һәм 6 мең сум күләмендә арттыруны йөкләде.

Шулай ук, Русия лидеры тагын 4 елга «Ана капиталы» программасын озайтты, ул бер елдан соң тәмамланырга тиеш иде. Гражданнарның тормыш дәрәҗәсен яхшырту буенча күрсәтелгән һәм башка өстәмә чаралар яңа гомумдәүләт проектлары кысаларында гамәлгә ашырылачак.


Ример Насретдинов

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәт хакы укытучылар