Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ул авылыбызның иң күркәм, иң хөрмәтле Ак әбисе булып безнең күңелләрдә мәңге сакланыр

2022 елның 21 феврале көнне олы хөрмәткә лаек булган Гөлфирә апа Зыятдинова арабыздан бакыйлыкка күчте.


Гөлфирә апа 1937 елда Яңгул авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлап, «Яңа тормыш» колхозына сыер савучы булып эшкә килә һәм шушы эшендә 40 ел хезмәт куя.

1963, 1965, 1967 елларда Яңгул авыл Советы депутаты булып сайлана, берничә еллар авыл Советы белән җитәкчелек итә.

Аның чын мәгънәсендәге тырыш хезмәте хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнде. Гөлфирә апа Зыятдинова 1970 елда «Хезмәттәге уңышлары өчен» һәм «В.И.Ленинның тууына 100 ел» медальләре; 1971 елда «Хезмәт Кызыл байрагы» ордены, 1973 елда Ленин ордены белән бүләкләнде. 1986 елда «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Гөлфирә апа төп хезмәтеннән тыш, җәмәгать эшләрендә дә актив катнашып, авылдашлар арасында зур ихтирам яулады, озак еллар дини йолаларны, гореф-гадәтләрне үтәп, авылыбыз халкына игелекле хезмәт күрсәтте. Ул авылыбызның иң күркәм, иң хөрмәтле Ак әбисе булып безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Гөлфирә апа, барган җиреңдә рәхмәт фәрештәләре каршы алсын, Аллаһы Тәгалә кабереңне киң кылсын, урының җәннәттә булсын!

Мәрхүмәнең улы гаиләсенең, якыннарының, туганнарының олы кайгысын уртаклашабыз.

«Яңа тормыш» җәмгыяте коллективы.

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәрсия