Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ул – Балтачны, Балтач аны үстерде

Исән булса, 26 сентябрьдә аңа 80 яшь тулган булыр иде. Социалистик Хезмәт Герое, Хезмәт Кызыл Байрагы, Ленин орденнары кавалеры, ВЛКСМның XV, КПССның XXVII, XXVIII съездлары делегаты, Татарстан Югары Советы депутаты, гади белгечтән КПССның Татарстан өлкә комитетының икенче секретарена кадәр бик тә бәрәкәтле, нәтиҗәле хезмәт юлы узган легендар якташыбыз Рим Ибраһим...

Аны бу дәрәҗәгә Балтач үстерде - монысы да хак.
Гомере буе туган ягына йөрәгендә бетмәс-кимемәс мәхәббәт уты саклаган Рим Ибраһим улын ут күршеләребез -кукмаралылар да "безнеке ул!" дип горурлана, искә ала. Дөресе шулай. Кукмараны үстерү өчен дә әйтеп, санап бетергесез олы хезмәт куйган шәхес бу. Әмма кендек каны тамган Балтач җире, Балтач төбәге дә гомер буе Рим Ибраһим улына хәерхаклы булды.
Район тарихында бик яшьли җитәкчелек камыты кигән бик тә санаулы рәисләребезнең берсе ул. Казан ветеринария институтын тәмамлап кайткан кичәге яшь белгечне үткән гасырның алтмышынчы елларында райондагы иң артта калган хуҗалыкларның берсе Нөнәгәр авылында булган Вахитов исемендәге колхозга рәис итеп куялар. "Бу - ил җитәкчелеге авылга йөз белән борыла башлаган, колхозлар тормышында кискен үзәрешләр башланган чор. Шушы чорның рухын бөтен күңеле белән аңлаган рәис кыска гына вакыт эчендә колхозны аякка бастыра. Бу чорда колхозда хезмәткә гарантияле түләү тәртибе кертелә, хезмәтне оештыруның яңа заманча алымнары кертелә. Хуҗалык беренчеләрдән булып азык чөгендере игә башлый, аннан югары уңыш ала. Иген культураларының һәм бәрәңгенең уңышы кискен күтәрелә. Бишьеллык дәвамында сыерлардан сөт савып алу ике тапкырга арта. Колхоз алдынгылары берәм-берәм югары хөкүмәт бүләкләренә лаек булалар - бу исә югары хезмәт энтузиазмы тудыра", - диелә район энциклопедиясендә Рим Ибраһим улының ул еллардагы эшчәнлеге турында.
1970 елда инде район коммунстлары аны КПСС райкомының икенче секретаре итеп сайлый. 1978-1980 елларда исә район советы башкарма комитеты рәисе була. Бу унъеллык районыбызның республикада әйдәп баручы дәрәҗәсенә күтәрелү чоры була һәм, билгеле, бу нәтиҗәләрдә Рим Ибраһим улының роле, хезмәте бәхәссез.
1980 елда аны КПССның Кукмара райкомының беренче секретаре итеп сайлыйлар. Бу постында да ул Балтач тәҗрибәсен уңышлы куллана, нәтиҗәләр озак көттерми: Кукмара да республикада лидерлар сафына чыга. Шушы олуг хезмәтләре өчен Р.И.Зарипов Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була да инде. Аннан соң якташыбыз КПССның Татарстан өлкә комитетының икенче секретаре, яңа оештырылган Теләче районы хакимияте башлыгы булып эшләде, 1996-2003 елларда Саклык банкының Балтач бүлеге управляющие булды.
Кайда гына эшләсә дә, булдыклы Балтач егете киңкырлы тирән белеме, инициативалы, эрудицияле булуы белән аерылып тора. Үзе артыннан сагынып искә алырлык олы багаж - онытылмаслык эшләр калдыра. Үзе исән чагында ук Кукмара районының иң алдынгы мәктәпләренең берсенә - Байлангар мәктәбенә аның исеме бирелә, бездә исә бистәнең яңа урамнарының берсе аның исемен йөртә. Кабере дә Балтач зиратында, юл читендә генә аның. Үткән-сүткәннәрне көн дә горур карашы белән каршы алып, озатып кала. Кайда гына эшләсә, яшәсә дә, ул гомере буе безнеке булды, безнеке булып калды да...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250