Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ул киткәч авылыбыз бушап, күңелсезләнеп калды...

Кеше китә, эшләгән изге эшләре кала. Күптән түгел бакый дөньяга күчкән авылдашыбыз, ветеран укытучы, күп еллар авылыбызда абыстай булып торган зыялы шәхес Люция апа Ибәтуллина турында шулай дип әйтәсе килә.

Инде олы яшьтә булса да аның үлеменә күңел ышанмады.Әйтерсең, авылыбызның җаны иде ул... Ул киткәч авылыбыз да бушап, күңелсезләнеп калгандай тоелды.
Люция апа яшь чагында китапханәдә дә эшләгән. Аннан соң гомер буена Кенәбаш башлангыч мәктәбендә укыткан, мәгариф отличнигы дигән мактаулы исеме бар.1993 елда мәктәпкә эшкә кайткан ике егеткә –  Азат Галиәхмәтов һәм ИльфирЛотфуллиннарга  үзенең эш алымнарын өйрәтеп, эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, алар белән бер ел эшләгәч, лаеклы ялга китә. Ялга китсә дә, ул бер дә тик утырмады. Балтачта дин белеменә өйрәнде,  мәдрәсәдә укыды.Түбән Кенә мәктәбендә әхлак дәресләре укытты. 2002 елда китапханәдә ислам дәресләре түгәрәге ачып җибәрде. Олысы-кечесе ислам дине серләренә төшенде, гарәпчә укырга-язарга өйрәнде. Авылыбызның күп кенә өлкәннәре намаз ияләре булып киттеләр.
Люция апа китапханәнең дә иң өлкән китап укучысы иде. Аның формуляры кечкенә бер калын китапчыкны хәтерләтә.Китапханәдә укымаган китабы калмады. Яңа китапларның кайтканын көтеп кенә торды. Кайчан карама сумкасында тәмле күчтәнәчләре булыр... “Аша әле, әйдә, аша әле", дип, китап алырга килгәндә дә сыйлап китәр иде...

Энҗе Галиәхмәтова,
Кенәбаш авылы

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев