Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ул сабырлыгы белән үзе дә бәхетле гомер кичерде, тирә-юньдәгеләрне дә бәхетле итте

Тыныч йокла, Нурҗиһан апа!

Сугыш ветераннарының саны еллап түгел, көнләп кими. 15 июнь иртәсе районга кайгылы хәбәр китерде. Бөрбаш авылында яшәүче сугыш ветераны Нурҗиһан апа Хөснетдинова бакыйлыкка күчте.

Нурҗиһан Хөснетдинова 1924 елның 8 гыйнварында Бөрбаш авылында туа.

1942 елның июнендә фронтка алына. 132 номерлы хәрби госпитальдә санитарка булып эшли. Белоруссия, Польшаны җәяүләп үтеп, Германиягә барып җитә. Җиңү хәбәрен Кенигсберг каласында ишетә. Сугыштан соң колхозда төрле эшләрдә эшли. Низаметдин Хөснетдинов белән гаилә корып, җиде бала тәрбияләп үстерәләр.

Күрсәткән тырышлык һәм батырлыклары өчен Нурҗиһан Хөснетдинова «II дәрәҗә Ватан сугышы ордены», «Санитар хезмәте отличнигы», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Кенигсбергны алган өчен», «Жуков медале», «1941-1945 еллар фронтовигы» дәүләт бүләкләренә һәм Бөек Җиңүнең юбилей медальләренә лаек була.

Нурҗиһан апа күп еллар районда үткән һәр бәйрәм-чарада көтелгән кунак булды, районыбызга килгән һәр дәрәҗәле кунакны өендә матур итеп каршы алды. Бар дөньядан канәгать булган Нурҗиһан апа белән аралашуы ук җан рәхәте иде. Шөкер итә белүе, сабырлыгы белән үзе дә бәхетле гомер кичерде, тирә-юньдәгеләрне дә бәхетле итте ул.

Тыныч йокла, Нурҗиһан апа!

Р.Р.Нотфуллин, А.Ф.Хәйретдинов, М.Х.Зарипов, В.Н.Вәлиев, Р.Ф.Солтанов, Р.Р.Галимуллин, Җ.В.Фазлыев, Р.А.Абдуллин, Г.Г.Галиев, В.М.Зәкиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев