Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ул ярадан әле кан тама...

Ун елга сузылган, унбиш меңнән артык менә дигән асыл егетләребезне әрәм иткән, тагын күпмесен гарипләндергән, рухын сындырган мәгънәсез Әфган сугышы тәмамланганга утыз ел.

“Интернациональ бурыч”, “Апрель революциясен яклау”... – ул елларда мәгълүмат чаралары безне шулай дип алдады.

Әфган җиренә совет гаскәрләрен кертү кирәклеккә ышандырды. Ул чакта беркем дә унсигез-егерме яшьлек егетләребезне сугышка кертәбез димәде. Андагылар әйтә алмады. Бу сәяси ялган фәкать “интернациональ бурыч”ын үтәгән беренче солдатлар, цинк табутлар кайта башлагач кына ачылды. Шул чакта гына без анда нинди мәхшәр баруын аңладык кебек. Тик өстәгеләр үз хатасын таныр өчен ун ел кирәк булды.

Ун ел буе типсә тимер өзәрдәй егетләребез кирәксез сугыш корбаны булды, яшь гомерләр кыелды, гомерлеккә гарип калды... Ун ел буе аналар кайнар яшь түкте... Иң әрнеткәне: бу гаделсезлекләр тыныч тормышта да дәвам итте, “битарафлык” дигән бюрократик киртә әфган кыя-тауларыннан ким булмады... – Тән яраларына җан сызланулары да өстәлде...

Вакыт узган саен әлеге канлы вакыйгалар, аларның “кайтаваз”лары онытыла, “кайнар нокта”лар күбәйгән саен алдагысы үткәнгә күчә, тарих битләрендә ерагая. Тик әфганчылар күңелендә генә түгел. Алар өчен мәңгелек йөрәк ярасы, бүген дә төн йокыларын урлый торган онытылмаслык ачы хатирәләр иле ул Әфганстан. Үзләре генә түгел, башкалар да бу хакта онытмасын, мондый мәгънәсез хаталар башка кабатланмасын, ди алар. Әнә шул максатта районыбыз хәрбиләре әфганчылар турында китап та чыгарды, музей да булдырды, үз куллары белән хәрби комплекс та корды.

– Әлеге китап чыккан соң читтә яшәүче райондашлар – элекке әфганчылар турында утызлап яңа мәгълүмат таптык. Нәтиҗәдә безнең районнан Әфган сугышында 185 кеше катнашкан, шуларның унбишкә якыны офицерлар булып чыкты. Бүген районда исән-саулар 119 әфганчы гына калдык, икесе хәрби хезмәттә һәлак булса, 33ен кайткач югалттык. Бик зур сан бу. Әле бит катнашучыларның иң өлкән дигәне дә пенсия яшенә җитмәде... Әфган яралары үзенекен эшли дигән сүз. 46 райондашыбыз дәүләт бүләкләренә лаек булган – бу сан да күпне сөйли, – ди әфганчыларга багышланган китап авторы, район әфганчылар берләшмәсе җитәкчесе Дилүс Гатиятуллин. Дилүс Әфганстанда да хезмәт иткән, Чечняда да булган. Полиция подполковнигы буларак, эчке эшләр бүлегендә хезмәт иткәндә 2011 елда ярты ел Чечен Республикасында ТР Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре составында контртеррористик операциядә катнаша. Ике “кайнар” ноктада булган районда бердәнбер кеше. – Ун елга сузылган Әфган сугышына тарих нинди генә бәя бирсә дә, анда ихтыяри-мәҗбүри хезмәт итәргә җибәрелгән ир-егетләребезнең гаебе юк, без кешеләргә шуны аңлатырга, мондый корбаннарны онытырга, хәтердән сызып атарга ярамавын гел исләренә төшереп торырга телибез. Шул максаттан, район социаль яклау бүлегенең бер бүлмәсенә әфганчылар музее да оештырдык.

Балтачка керү юлындагы үзгә парк та әфганчылар башлангычы. Барысы да элекке район җитәкчеләре фатихасы, матди ярдәме белән – 500 мең сумга төшкән һәйкәл төзелүдән башлана. Аннан аның тирә-юненә агачлар-чәчәкләр утыртыла, ике ягына үзләре ясаган пушкалар куела, һәлак булучыларның фоторәсемнәре белән мемориаль аллея, башкасы өстәлә. Әфганчылар һәр елны берничә тапкыр шунда җыйнала, венок-чәчәкләр куя, һәйкәлне онытмый. Инде хәзер бу урын барлык хәрби гаскәрләрдә хезмәт итүче тынгысыз якташларыбыз тырышлыгы белән тулы бер комплекска әйләнде.

– Әле республика районнарында мондый парк юк. Шуңа да без әлеге комплексның статусын рәсмиләштереп, “Ватан хәрбиләре мемориаль комплексы” исемен яулау буенча эш башладык, – ди Дилүс. – Иң сөенечлесе, быел без республикада бара торган парклар программасына кушыла алдык. Димәк, якын киләчәктә комплексны зур үзгәрешләр көтә. Совет гаскәрләренең әфган җиреннән чыгарылуына утыз ел тулган көннәрдә әнә шундый шатлыклы хәбәр алдык. Мин барлык әфганчыларны шушы юбилей уңаеннан ихлас котлыйм. Барыбыз да исән-сау булыйк, бердәм булыйк, очрашып-аралашып яшик!


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Урыннары жэннэттэ булсын, амин... РЭХМЭТ АЛАРГА...

    Теги: әфганчы-интернационалистлар