Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Улисьялда бердәмлек юк дисәләр дә...

- Бездә дә элекке бердәмлек юк инде, элек бар эшне өмәләр ясап, бер-беребезгә булышып эшләсәк, хәзер бу әйбер онытыла бара, - дисәләр дә, безгә калса, бу авылда әле бердәмлек үткән заманда калмаган.

Ник дисезме? Чөнки, әнә бит, үзара сөйләшеп-киңәшкәннәр дә, бергә тупланып, дүрт ел рәттән Авыл көнен үткәргәннәр, авыл читендә балалар өчен спорт мәйданчыгы, «вечер»-бәйрәмнәр үткәрү өчен махсус урын ясаганнар, ә кышын авыл уртасында һәр елны хоккей мәйданчыгы ясыйлар. «Бездә ул юк, бу юк» дип зарланып утырганчы, кулларыннан килгәнне үзләре эшләп куярга күнеккәннәр.
Бу авылда яшәүчеләрдә бер генә зар бар. Ул да булса, юл мәсьәләсе. Җәмгыять көче белән ике ел инде юлга таш түшәлсә дә, әле бу проблема тулысынча хәл ителмәгән. Яңа урамнарга кереп чыгу да бәла.
- Үзара салым акчасына нәкъ менә авылның яңа урамын тәртипләргә планлаштырабыз, - ди Куныр җирлеге башлыгы Зиннур Әсхәдуллин.
Авылның тагын бер бәласе - эчүчелек. Хәер, монысы бер Улисьялга гына түгел, күп авылларга хас. Хәзер егылып эчкәннәргә түгел, эчмәгәннәргә күбрәк аптырыйбыз шикелле. «Бездә әле элек пенсия яшендәге кешеләр бөтенләй юк иде, хәзер бар», - дип шөкер итәләр биредә. Кыска гомерле булуның төп сәбәбен дә эчүчелектә күрәләр.
Бүген авылның иң өлкән ир-аты 1939 елда туган Гурьян Васильев. Ә хатын-кызлар арасында лидерлык 1927 елгы Елизавета Даниловада.
Охшаш материаллар:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250