Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Улыбызны бик тә гаиләле итәсе килә…»

Алабугада Илдар укырга-язарга гына түгел, рәсем ясарга да, кул эшләренә дә өйрәнә.

Иске Салавыч авылында яшәүче Светлана һәм Илдус Хәмидуллиннар шулай ди. Сау-сәламәт туып, тәпи китеп, инде тәүге сүзләрен әйтә башлаган, грипп белән авырганнан соң башта ишетү, аннан сөйләшү сәләтен югалткан уллары Илдарның язмышы өчен борчылып шулай ди алар.

Күп итеп терлек асрап, үз тырышлыклары белән көн күрүче әлеге уңган гаилә турында моннан берничә ел элек язган идек. КФХ оештырып, 50 башка кадәр мөгезле эре терлек асраган еллары була. Бүген инде хуҗалыкларында дүрт сыер һәм җиде  бозаулары бар. Күп итеп кош-корт асрыйлар.

– Күпләр, терлек асрауның хәзер бер файдасы юк, ди. Терлек асрап баеп булмый – монысы хак, әмма яшәргә була. Файдасы юк дип кул кушырып утырып та булмый бит, – ди гаилә башлыгы Илдус.

Илдус – шушы авыл егете. Тормыш иптәше Светлана белән ерак Казахстан җирләрендә танышалар, гаилә коралар. Бәхетләрен тулыландырып, уллары Илдар туа. Сау-сәламәт булып туа, тәпи китә, «әннә-әттә», «мәм-мәм» дигән сүзләре белән теле дә ачылып килә. Тик бер яшь тә ике ай дигәндә уллары ангина белән авырып, хастаханәгә эләгәләр. Анда исә грипп белән авыручы балалар күп була. Нәтиҗәдә ангинага грипп та өстәлә һәм грипп дигәнең «эзсез» калмый: бераздан инде Илдарның эндәшүгә, тавышка реакция бирмәве ачыклана… Шулай да өметләрен өзмиләр, вакытлыча гына булыр, ишетә башлар дип көтәләр. Көтәләр дигәч тә, көтеп кенә утырмый алар. Ике колагы тиң ишетү сәләтен югалткан сабыйларын кайларга гына алып бармый, нинди генә дәвалау курслары үтми Хәмидуллиннар. Кытай медицинасы да калмый, Мәскәве дә… Барысы да өметләндерсә дә, алга китеш күренми. Ишетмәгән бала моңа кадәр әйтә торган сүзләрен дә оныта…

Илдарга ике яшь тулганда гаилә Илдусның туган ягына кайтып төпләнә. 25 ел хуҗалыкта алдынгы шоферларның берсе булды ул. Светасы да, мөмкинлек булуга, фермага, бозаулар карарга керә. Илдарга иптәшкә Рузалия һәм Лилия исемле матур ңелкәшләр дә алып кайталар. Илдарны якындагы махсус мәктәпләр үзләренә кабул итми: Алабугадагы интернат-мәктәпкә урнаштырырга туры килә. Бу мәктәп турында өлкәннәр бик мактап искә ала. «Сигез ел укыттык, андагы өч ел ике сыйныфка санала, укуын тагын да дәвам иттерәсе килгән иде, тик ара бик ерак, хәзерге кебек машиналар заманы да түгел. Шул сәбәпле Алабугадан Казанга күчергән идек. Анда олырак малайлар каһәрләгән булып чыкты. Безне, улыгыз югалды, килегез, дип чакырттылар, өч тәүлек шундагы подвалда утырган булып чыкты. Монда калмыйм, дип елагач, алып кайттык инде. Шөкер, укый-яза белә, телефоннан үз тиңнәре белән аралаша ала. Ул инде хәзер безнең сөйләмне иреннәрдән укый. Таныш булмаган кешеләр белән аралашканда гына аңлап бетерә алмый», – дип сөйли Света.

Алабугада Илдар укырга-язарга гына түгел, рәсем ясарга да, кул эшләренә дә өйрәнә. Рәсем ясарга сәләте барлыгын белеп, бер рәссам (исемен хәтерләмиләр инде) Илдар белән аерым шөгыльләнә. Монда кайткач, мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында булган күптөрле район конкурсларында катнаша, җиңә дә, призлы урыннар да ала. Кул эшләнмәләре белән дә яратып шөгыльләнә. Хәзер инде күп вакытын маллар янында, бакчада-ихатада эшләп үткәрә.

– Әле Алабугада укыганда ук каникулга кайта иде дә шкафтагы бөтен киемнәрне тәртипләп-пөхтәләп куя. Аннан абзарга чыгып китә, «ай-яй-яй» дип, башын чайкый-чайкый, анда тәртип урнаштыра башлый иде, – дип искә ала Илдус. – Бала чактан бик тә тәртип яратты. Малларны бик ярата. Ашата, җыештыра. Хәзер инде без иртән маллар янына чыкмыйбыз, сеңлесе Лилия белән икесе карыйлар. Җәй буе мотоблок белән яшел печән ташый, әнисенә бакча казырга, яшелчәләр утыртырга булыша. Бер минут тик утырмый ул. Менә бу теплицаны да икәү бергә эшләдек, сварка белән дә булдырып эшли…

– Үзебез исән чакта улыбызны бик тә гаиләле итәсе килә. Бәлки бу язманы укыганнан соң аның белән танышырга теләүчеләр табылыр. – Илдус һәм Света мине әнә шундый теләк белән озатып калды. Хәерлесе насыйп булсын!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илдар Хәмидуллин