Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Улыбызның ярты йөзе юк иде”

19 яшьлек Степан Цымбалны Погоново полигонындагы палаткада үле килеш тапканнар. Һәлак булган солдатның әти-әнисе Воронеж янындагы 91711 санлы хәрби частьне таратырга дигән петиция язган.

Солдатның әти-әнисе фикеренчә, бу вакыйгада команда составы да гаепле, “мондый тәртипсезлекләрнең җитәкчелекнең күз йомуыннан  гына булуы мөмкин”. Шуңа алар гаепне ниндидер солдатка гына тагуга каршы, фиҗагагә катнашы булган һәркем җавап бирергә тиеш, ди.

 - Без дәшми калмаячакбыз! Югалтасы иң кадерле кешебез– улыбызны -  югалттык инде, - диелә петиция текстында.

Степан 2018 елның 17 октябрендә хәрби хезмәткә алына. 11 февральдә исә часть командиры аның үлүен хәбәр итә. Гәүдәсен 2 көннән кайтаралар.

 - Степанны игътибарлап карасак, ярты йөзе юк, башы ак чүпрәк белән уралган, күзләре мамык белән капланган, җилем салынган, скотч ябыштырылган. Бары тик борынының бер кырые калган, авызы җимерек. Улыбызны каты итеп кыйнаганнар, без сораулар бирмәсен өчен, баш сөягенә трепанация ясауларына сылтаналар. Ләкин шул рәвешле алар аның кыйналып үтерелүен яшерергә теләделәр. Степан киң күңелле, ярдәмчел, тәрбияле бала иде. Киләчәк тормышка планнар кора иде, укырга керергә, тормышка куанып яшәргә иде аның бар теләге... Кайтарыгыз безгә улыбызны! Булдыра алмыйсызмы? Алай булгач, гаделлекне кайтарыгыз, - диләр солдатның әти-әнисе.

Степанны палаткада утыргычта утырган килеш табалар, аяк-куллары алга сузылган һәм скотч белән бәйләнгән була. Ә башына муенына кадәр скотч белән ябыштырылган полиэтилен пакет кидерелгән була.

Петиция оборона министры Сергей Шойгу, хәрби прокурор Валерий Петров исемнәренә язылган.

18 февральнең иртәсенә петициягә 2,6 мең кеше кул куйган.

Солдатның әти-әнисенә Ходай Тәгалә түземлекләр бирсен инде. Әти-әниләр үз балаларын җирләргә тиеш түгел дигән язылмаган фикер бар. Шуңа үз балаңны җир куенына озату гайре табигый хәл... Ә инде ерткычларча тукмап үтерелүе бер кысаларга да сыймый. Кешеләр – иң ерткыч хайваннар дип юкка әйтмәгәннәр шул, дип яза Өмет басмасы.

Фото Интернеттан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армия

2
X