Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Улым кайтты кебек тоела

Полициядә эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре җиткән саен, капкадан улыбыз Марсель кайтып керер кебек тоела. Менә инде 3 ел шулай.

Чөнки аяусыз чир улыбызны 2016 елның кара көзендә – 5 ноябрь көнне мәңгелеккә арабыздан алып китте. Районның полиция бүлеге хезмәткәрләре, бер елны да калдырмыйча, улыбызның җәсаден җир куенына иңдергән көнне каберенә килеп, чәчәкләр куялар. Быел да, 6 ноябрь көнне килделәр, хәлебезне белделәр, улыбызның каберен зыярат кылдылар, чәчәкләр салдылар.

Аларны күргән саен йөрәкләр әллә нишләп куя, күңел кыллары кузгала, әйтерсең лә, алар арасында улыбыз Марсель дә бар. Инде ничә еллар узуга карамастан, мәрхүм улыбызның эшләгән елларын хөрмәт итеп, онытмыйча, искә алуларына сөенеп беталмыйбыз. Йөрәк түребездә полиция җитәкчелегенә, улыбыз белән бергә эшләгән хезмәттәшләренә, дусларына, бүлек хезмәткәрләренә карата рәхмәт хисләре яши. Улыбызның исемен мәңгеләштереп, спорт уены да оештыралар, быел волейбол уйнарга исәпләре. Полицияләр арасында беркем дә, берни дә онытылмый дип әйтә алам мин. Исән-сау яшәсеннәр, гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек телим барысына да. Бала хәсрәтләре күрмәсеннәр, эшләрендә уңышка ирешсеннәр.

Мансур Мәхмүтов,
Яңа Салавыч авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт хаты