Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Улымның армиядә булып, исән-кайтуына чиксез шатмын", ди бәхетле ана

Әле кайчан гына озатканнар иде кебек үзләрен, бер ел узып та киткән. Безнең өчен вакыт тиз үтсә дә, егетләрнең әти-әниләре, дус-туганнары күрешү сәгатьләрен зарыгып көткән.

Яңа ел бәйрәменә зур бүләк ясап, Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәп, Балтачның ике егете исән-имин туган якларына кайтты.
Әле кайчан гына озатканнар иде кебек үзләрен, бер ел узып та киткән. Безнең өчен вакыт тиз үтсә дә, егетләрнең әти-әниләре, дус-туганнары күрешү сәгатьләрен зарыгып көткән. Армиядән солдат кайту ул әти-әниләр өчен генә түгел, күрше-тирә, таныш-белеш өчен дә сөенеч.
–Солдат хезмәтен үтәп кайткан егетләр элек-электән үк абруйлы саналган. Улымның армиядә булып, исән-кайтуына чиксез шатмын, – ди шушы көннәрдә улын армиядән каршы алган Балтач бистәсендә яшәүче Алсу Гыйльметдинова.
Гыйльметдиновлар ил-көннәргә ике лачын үстергән гаилә. Олы уллары Райнур армия сафларында булып кайткан, инде менә төпчекләре Альмир да солдат хезмәтен үтәп туган ягына кайтты.
– Бер ел вакыт сизелми дә үтте. Ләкин ул миңа күпне аңларга: туган җирнең, тормышның кыйммәтен белергә һәм иң мөһиме – ир-егетләргә хас ныклык, чыныгу алырга ярдәм итте, – ди егет.
Армиягә кадәр һөнәр үзләштергән егетләргә армиядә күпкә җиңелрәк булуын да әйтте Альмир. Үрнәктәге аграр көллиятендә механиклыкка укуы нык ярдәм иткән аңа. Техниканы яхшы белгәч, хәрби техниканы да тиз үзләштергән. Мари Иле республикасының Йошкар-Ола шәһәрендәге стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп армиядән кайткан егетләрнең берсе – Сосна егете Асаф Әюпов. Асаф 9 сыйныфны тәмамлагач, төзелеш колледжында белем ала. Шушы юнәлеш буенча эшкә урнаша һәм югары белем алу нияте белән кабат укырга керә. Асаф әти-әнисенә яхшы тәрбия биргәннәре һәм акыллы киңәшләре өчен рәхмәтле булуын белдерә. Егетнең киләчәккә дә уй-ниятләре якты: читтән торып укуын дәвам итәргә һәм шул ук вакытта эшкә урнашырга уйлый ул.
Асаф кайтырга ике атна кала, Әюповлар олы уллары Инсафны армия сафларына озаткан. Ул да Мари Иле республикасының Йошкар-Ола шәһәрендәге стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт итәчәк.
Ә без исә, үз чиратыбызда, хезмәттә булып кайткан һәм бүгенге көндә солдат хезмәтен үтүче райондаш егетләребезгә уңышлар, куанычлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев