Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Улын көтә түзем аналар яки бер җыр тарихы

Һәммәбезгә дә мәгълүм: әдәби әсәрләр, шигырь-поэмалар, җырлар, легендалар нәрсәгә дә булса нигезләнеп иҗат ителә. Мин дә шундый очракка тап булдым.

Күршемдә Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгән Фидәил Гарифуллин яши. Көннәрдән бер көнне аның хатыны Рауза миңа: “Бөрбаштан Фидәилгә Әфганстанда бергә хезмәт иткән иптәше шалтыратты, “Шигырем бар, Наил абый шуны көйгә сала алмасмы?”, дип әйтә, ни дип җавап бирик?”, диде. Мин каршы килмәдем, килсен, укып-танышып карармын, дидем.

Билгеләнгән көнне, ерак дип тормаган, Бөрбаш егете машинасы  белән хезмәттәше янына Нөнәгәргә килеп тә җиткән, мине чакырдылар: кердем, таныштык. Ике егет тә бер үк вакытта – 1984-1986 елларда Әфганстанда хезмәт иткәннәр. Фидәил Герат шәһәрендә артеллерия гаскәрләрендә тягач йөртүче, ә Фаил – Кандагарда десант гаскәрләрендә, десант машинасы йөртүче.

... Техника паркын тулыландыру, сафларга яңа техника кертүне солдатлар үзләре башкара: үзе йөри ала торганнарын үзйөрешендә алмаштырырга Союзга алып баралар. Шундый рейдларның берсендә шактый таушалган десант машинасын алыштыручы Фаил дә була. Бронялы машинада гына түгел, ачык һавада да үтереп эчәсе килгән кызу вакытта була бу: су эчәсе килүне әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел. Ялга тукталган җирдә чишмәдән су алырга төшкән Фаил Фидәил белән очраша, ул да сусаган, суга төшкән. Сөйләшеп китәләр, баксаң, икесе дә Балтач районы егетләре, берсе – Бөрбаштан, берсе – Нөнәгәрдән. Икесе дә бер елда, 1984 елда армиягә алынганнар, икесе дә май аеннан бирле Әфганстанда. Менә бит ул су юлы нинди сихри көчкә ия, бер район егетләрен “Күрешегез, сөйләшегез, серләшегез!”, дип очраштырган диярсең... Бер-берсе белән хәбәрләшеп торырга хәрби часть  номерларын алмашып аерылалар егетләр. Чыннан да, ул вакыттан соң күпме сулар аккан, гомерләр үткән, ә алар әле һаман да үзара аралашып яшиләр. Шундый очрашу-күрешүнең берничәсенә мин дә шаһит булдым. Аларның көндәлек хәл-әхвәл түгел, Әфган җирләрендәге вакыйгаларны искә алып әңгәмә корып утырулары минем өчен дә тәэсирле вакыйга булды. Язган шигырен калдырып, беренче очрашудан соң ук үзенә карата ихтирам һәм соклану хисе калдырып, Фаил: “Җыр көтәм, Наил абый!”, – дип кайтып китте.

 

Әфганстан сугышчылары, анда булган вакыйгалар турында әдәби әсәрләр дә, нәфис фильмнар да, җырлар да бар, билгеле. Менә минем кулымда да андагы вакыйгаларның җанлы шаһите булган егетнең шигыре. Шигырьне кабат-кабат укып чыктым, күз алдымнан гомере вакытсыз өзелгән япь-яшь солдатлар, яраланып ярдәм сорап ятканнары да үтте. Инде бу вакыйгаларның тәмамлануына 30 ел үтсә дә, күпме хәбәрсез югалганнары, “Балам!”, дип өзгәләнүче Аналар... Уйланырга мәҗбүр иткән шигырь юлларына  көй табу җиңелләрдән булмады, әлбәттә. Андыйга белемем дә юк, үземә ошаган шигырьләрне генә,  көйгә салгалыйм, алары да күп түгел. Ә монда бөтенләй башка шигырь, үзгә эчтәлек…

Шулай да 2-3 көннән соң көй-җыр булды кебек, үзем уйнап-җырлап карыйм, егетләргә ошар шикелле.

Фидәилгә дустын чакырырга әйттем, ә үзем авылыбыздагы тагын бер әфганчы егетне, авыл мәдәният йорты директоры булып эшләүче Рамил Нигъмәтҗановны җыр тыңларга чакырдым.

Өч әфганчы очраштылар, аларның үзара сөйләшүен тын да алмыйча тыңлап утырдым. Менә, очрашуларга чакырып, авызларыннан бер сүз дә ала алмаган егетләр ничек ачылып киттеләр: телләре телгә йокмый! Җитмәсә, Рамил Фаилгә кадәр Кандагарда хезмәт иткән икән, икесенең дә уртак белгән нокталары, җирләре күпме хатирәләр яңартырга сәбәп булды.

Җырны тыңладылар, кат-кат җырларга туры килде. Миңа кушылып Рамил дә өйрәнде. “Рамил, әйдә, яхшылап өйрән, быел район әфганчылары очрашуында җырларсың”, диде егетләр. Рамил дә сүзендә торды, җырны өйрәнеп, үзе уйнап, 2017 елда әфганчылар очрашуында җырны башкарды. Залдагыларның җырны аягүрә басып тыңлаулары миңа гына, шигырь авторы Фаилгә, җырны башкаручы Рамилгә генә  түгел, вакытсыз, япь-яшь килеш вафат булганнарга да, хәрби бурычын үтәп кайтканнарга да олы рәхмәт хисе иде.

Урынында һәм урынлы яңгырар бу җыр дигән өметтә калам.

Әфганстан – әнкәй сагышы

Төшләреңдә күреп уяндың син,
Хат алганчы газиз улыңнан.
“Мин Әфганда, әнкәй”, дип укыгач,
Тәгәрәде яшьләр күзеңнән.

Тәрәз төбендәге гөлгә, әни,
Су сипкәндә нигә еладың?
Бир , Ходаем, гомер балама, дип,
Иртә-кичен үтенеп сорадың.

Гомерләрне өзеп автоматлар
Үлем чәчә: тауларда сугыш...
Бер тамчы су, диеп тилмереп,
Солдат улың ала соңгы сулыш.

Тәрәз төбендәге гөлгә, әни,
Су сипкәндә нигә еладың?
Хат-хәбәрем килми торса да,
Өмет өзми көттең, чыдадың.

Әфганстан... канлы яралар
Күңел түрләрендә калалар.
Кайтыр әле, кайтыр балам диеп,
Һаман көтә түзем аналар.

Тәрәз төбендәге гөлгә, әни,
Су сипкәндә нигә еладың?
Тыныч йокла инде, улым, диеп
Соңгы теләгеңне юлладың.

Тәрәз төбендәге гөлгә, әни,
Су сипкәндә нигә еладың?
Өмет өзми, көтә әниләр,
Яуда калган япь-яшь улларын.

 

 

Наил ФӘСЫЙХОВ
Нөнәгәр авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әфганчы-интернационалистлар