Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ун язылучыбыз бүләкләр отты (фото)

«Кыш бабайдан бүләк» уйнаттык.

Яңа ел алдыннан укучыларыбыз өчен бәйге игълан иткән идек. Почта бүлекчәләре аша «Хезмәт» һәм «Азьлане» газеталарына 6 айга язылучылар арасында «Кыш бабайдан бүләк» уйнаттык.

Сишәмбе көнне конкурска нәтиҗә ясалып, бүләк отучылар туры эфирда билгеләнде. Бүләк уйнатуның ничек барганын карар өчен дүрт дистә елдан артык газетабызның аерылгысыз укучылары булган Сосна авылыннан Сәвия Фәсыйхова һәм Нормадан Гөлчирә Нәбиева да килгән иделәр.

Бәйгегә барлыгы 134 квитанция кабул итеп алдык, анда районыбызның бик сирәк авыллары гына конкурста катнашмый калган иде.

Иң күп катнашучылар Балтач бистәсеннән булды — 42 кеше, Нормадан — 8, Соснадан — 5, Кариледән — 4, Салавычтан — 4, Түнтәрдән — 4, Чапшардан — 4, Чепьядан — 4, Килидән — 4 һәм башкалар.

Башта без биш бүләк уйнатабыз дисәк тә, катнашучылар саны күп булу сәбәпле, бүләкләр санын ун иттек.

Әлеге бәйгегә бүләкләр белән ярдәм иткән шәхси эшмәкәрләр Гөлсем Миңнебаева, Хәлим Гыйниятуллин, Рәсимә Сәгыйтовага бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Җиңүчеләр белән дә танышып китик, тортларны Рамил Хәлиуллин, Габлелфаиз Газизов, Ринат Ибраһимов, Гөлчәчәк Сәмигуллина һәм Хәлил Гарифҗановлар отты.

Төп бүләкләрне отучыларыбыз — Наил Нәбиев, Нурия Галимова, Азат Гарифуллин, Миләүшә Гый-ләҗева һәм Андрей Шишкин.

Туры эфирда катнашырга теләк белдергән Гөлчирә апа Нәбиева ире исеменә язылган квитанциянең бүләк отуын белгәч, сөенече эченә сыймады

Барлык җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз, киләчәктә дә газетабыздан аерылмыйча, без үткәргән башка конкурсларда да катнашырсыз дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыш бабай бүләге