Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Унсигездә алар солдат иде

Моннан утыз еллап элек районыбыз әфганчыларына багышлап язган шигыремне мондый юллар белән башлаганмын: Унсигездә алар солдат иде, Егермедә инде - ветеран. Яшьтәшләргә шундый язмыштыр дип, Кем уйлаган, кемнәр юраган...

Солдат язмышы... Кем өчендер ул гомер буе сагынып искә алырлык хәрби дуслык, кем өчендер еллар үткәч тә төн йокыларын урлый торган җан яралары, кем өчендер чыныгу-ныгу мәктәбе, кем өчендер күңелсез хатирәләр. Язмышлар төрле, шуңа бәйле рәвештә истәлекләр дә, фикерләр дә төрле, кайчакта капма-каршы. Ил алдындагы хәрби бурыч дигәнең ир-егетләребезгә сайларга-сайланырга мөмкинлек бирми шул. Элек тә шулай булган, хәзер дә бу хезмәткә чыгып киткәннәр ил кулына күчә, алар язмышы белән өстәгеләр һәм хәрбиләр идарә итә. Истә тотса иде лә алар: бер генә ата-ана да баласын сугыш дәһшәтләре өчен үстерми, бер генә ата-ана да баласына шундый язмыш теләми! Тыныч шартларда, өсте - бөтен, тамагы -тук, кирәкле-кадерле булып хезмәт итүен, исән-сау әйләнеп кайтуын көтә ләбаса!

Соңгы елларда солдат хезмәтенең бер елга калдырылуы, хәрби хезмәттә булганнарга өстенлек бирелү, соңлап булса да, патриотик тәрбиягә игътибарны арттырулар нәтиҗәсез калмады. Үзләре теләп хәрби хезмәткә баручылар, мәҗбүри срогы тәмамлангач та, контракт белән калучылар арта бара. Дөрес, әле безгә СССР заманындагы кебек патриотлар булырга бик ерак, Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек, яудагылар да, тылдагылар да ил өчен барысына әзер булуны да күз алдына китереп булмый - буыннар арасында, тәрбия өлкәсендә чылбырлар өзелгән, тормышка, яшәешкә карашлар үзгәргән. Әмма нинди генә чор, нинди генә заман килсә дә, килешәсездер, Ватанны саклаучылар көне иң мәгънәле бәйрәм булып кала. Бай тарихлы, мең яралы бу бәйрәм белән сагыш-әрнүләр дә, җиңү шатлыклары да бергә кушылган шул. Уйлана белгән кешегә уйландыра торган бәйрәм бу. Уртак бәйрәм, чөнки кайсы да булса бер чорда нигезеннән, нәселеннән хәрби хезмәткә беркеме дә алынмаган, мөгаен, бер генә гаилә дә юктыр.

Игътибар итсәк, күпне күргән өлкәннәребез һәр көнне ил-көннәребезгә иминлек, җирләребезгә тынычлык сорап дога кыла. Кемнәрдер өчен гап-гадәти, пафослы сүзләр генә булып тоелган бу теләкләрнең мәгънәсен дә сугыш гарасатының ни икәнен үз иңнәрендә күтәргән өлкәннәребез һәм улларын солдатка озаткан, әледән-әле табылып торган "кайнар нокта"ларда үзләре яки балалары булганнар гына бөтен тирәнлеге белән аңлыйдыр. Ә битарафларга моны аңлар өчен кайчакта үткәнгә борылып карарга, әле еллар тузаны күмеп китмәгән хатирәләрне барларга кирәктер. Хатирәләр димәктән, күптән түгел район мәдәният йортында әфганчыларга багышланган кичәдә катнашырга туры килде.
Барлы-юклы ике сәгать барган бу кичәгә салынган хис-кичерешләр уйландырырлык та, бозланып каткан күңелләрне җебетерлек тә иде.

...Сәгать телләре, хәтер уты булып, бер минут тынлыкны саный. Ә экранда Әфган җирләрендә һәлак булган 18-20 яшьлек, берсеннән-берсе чибәр өч егетебез, туган якка кайткач бик яшьли бакыйлыкка күчкән 33 әфганчының рәсемнәре... 1 минутка сыйган язмышлар. Бөрбаш егете, әфганчы Фаил Шәфигуллин сүзләренә Нөнәгәрдән үзешчән композиторыбыз Наил абый Фәсыйхов иҗат иткән "Әфганстан - әнкәй сагышы" дигән өр-яңа җыр... Аны тагын бер әфганчы, Нөнәгәр егете Рамил Нигъмәтҗанов үзе уйнап, җырлады. Зал аягурә басты. Җырчыга, авторларга гына түгел, үз иңнәренә ил салган олы бурычны үтәп чыкканнарга да олы хөрмәт, рәхмәт хисләре иде бу...
Бер генә ата-ана да баласын сугыш дәһшәтләре өчен үстерми, бер генә ата-ана да баласына шундый язмыш теләми! Тыныч шартларда, өсте - бөтен, тамагы - тук, кирәкле-кадерле булып хезмәт итүен, исән-сау әйләнеп кайтуын көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250