Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урамы яңа, уты кайчан яна?

Өйләргә газ кертелгән, юлларга таш җәелгән, тик урамыбызда багана утларының тиешенчә янмый

“Хөрмәтле редакция! Без Иске Салавыч авылының берничә ел элек кенә барлыкка килгән Тынычлык урамында яшибез. Өйләргә газ кертелгән, юлларга таш җәелгән, тик урамыбызда багана утларының тиешенчә янмавы бөтен плюсләрне юкка чыгара. Авыл җирлеге бу проблеманы белә, уңай хәл итә алмадылар, шунлыктан сезгә мөрәҗәгать итәргә булдык”.

Авыл җирлеге башлыгы бу проблеманы белә дисәләр дә, Тынычлык урамында яшәүчеләрдән килгән әлеге хат белән иң элек Рафил Сибәгатуллинны таныштырдык, ни сәбәпле уңай хәл итмәүләрен ачыкладык. “Дөрестән дә, мондый проблема бар, анда яшәүчеләргә, белмим, ничә кабат аңлатканбыздыр инде. Бу урамга электр линиясе керткәндә яктырту өчен махсус линия (гади генә әйткәндә, өстәмә чыбык сузылмаган – ред.) өстәлмәгән, шунлыктан аны яңадан программага кертергә кирәк булды. Киләсе елга хәл ителер дип өметләнәбез. Әле газ да берничә өйгә генә тоташтырылган, аны хәл итү дә теләү-теләмәүдән, аңламаудан  гына тормый. Һәм район күләмендә генә дә хәл итеп булмый. Шулай ук республика программасына кертелү кирәк. Быел трассаны дәвам итү өчен торбалар урнаштырылды, бу проблема да 2018 елда уңай хәл ителер дип өметләнәбез”, – диде ул.

Багана утларына килгәндә, безгә калса, урамга электр линиясе үткәргәндә үк барысын күздә тотып эшләгән булсалар, билгеле, мондый моң-зар да килеп чыкмас, бер эшне эшләр өчен икеләтә чыгым да кирәк булмас һәм вакыт та яңа калган булыр иде. Подрядчы оешма гаебеме, заказ бирүчеләр уйлап бетермәгәнме, әмма, ни генә булса да, гап-гадәти линия сузганда мондый оттырыш ясау аклана торган әйбер түгел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: багана уты