Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үрләр яулый киләләр (фото)

Күптән түгел Кариле авылында зур бәйрәм булып узды, «Фикердәш» клубы вәкилләре 20 еллык юбилейларын билгеләп үтте.

Нәкъ егерме ел элек алар мәдәнияткә-сәнгатькә, иҗатка, спортка аяк басты, нәкъ егерме ел алар район тормышына ныклы, җитди адымнар белән атлап керде һәм лаеклы рәвештә үз урыннарын тапты. Аларны хәзер җитәкчеләр дә дусларыбыз дип атый. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрипҗанов, «Балтач нуры» мәчете имамы Илгиз хәзрәт бәйрәмне зурлап килгәннәр, район башлыгы Рамил Нотфуллин сумка-сумка күчтәнәчләр дә җибәргән. "Фикердәш"ләр клубы җитәкчесе Чулпан Габделганиева күпкырлы шәхес, клубның эшен нәтиҗәле итүгә үзеннән гаять тә зур өлеш кертүче. Чулпан бәйрәмгә танылган җырчыларны да чакырган. Эльвира Хамматова, Игорь Дмитриев, Илгәрәй һәм башка җырчылар бәйрәмне ямьгә күмде, алар хәйрия кысаларында "Фикердәш«ләргә җыр-моң бүләк иттеләр. Чулпан һәркемгә дә ихлас рәхмәтләрен җиткерде. «Раил» кафесы җитәкчесе Гөлфия Нәсыйхова да елдагыча ташламалар белән куандыра. Район мәдәният хезмәткәрләре, танылган алып баручы Айсылу Әсәдуллина, биюче йолдызлар Гөлчәчәк һәм Рөстәм Хәсәновлар бәйрәмне җыр-биюләре белән бизәде. Матур эшләрнең нәтиҗәләре дә куанычлы, бәйрәм итәрлек була, "Фикердәш"ләр моның шулай икәнлеген кат-кат раслады инде. Норма урта мәктәбендә укучы балаларның татар халык биюе башкарулары нур өстенә нур булды, "Фикердәш"ләрнең активисты Ләйсән Хәйруллина бу юлы да кадерле җырчыларына кәрҗин тулы бүләк әзерләгән.

Кукмарадан Сания һәм Мулланур Зыятдиновлар кызлары Ләйсән хакына өч ел рәттән инде әлеге бәйрәмгә кунак булып киләләр. Кояш кызы Ләйсәнне без генә түгел, Татарстаныбыз да белә. Ләйсән бик актив кыз, бию, спорт һәм кул эшләре белән шөгыльләнә.

— Бездә мондый бәйрәм-нәр юк, — ди Ләйсәннең әнисе. — Ә күңел тели. Ләйсәнне кунаккка чакырган саен куана-куана киләбез. Мондагы җылылыкны, хөрмәтне күреп күзләр яшьләнә хәтта. Мондый бәйрәмнәр, ишаллаһ, бездә дә узар, дип өметләнеп яшибез. Бик зур рәхмәт Чулпанга, "Фикердәш"ләргә, безне беркайчан да бәйрәмнән калдырмаулары өчен.

Сания ханым кебек изге теләкләр әйтүчеләр күп булды. Иң күркәм мизгелләр — зур уңышларга ирешкән спортчы егетләребезне-кызларыбызны, яшь парларны, физик мөмкинлек-ләре чикле иптәшләрнең тормышында активлык күрсәтүчеләрне бүләкләү иде. "Фикердәш"нең 20 еллыгы хөрмәтенә торт та пешертеп алганнар, Илгиз хәзрәт тә мөселман кардәшләре белән бергә гаять тә зур иганәчелек ярдәме күрсәткән. Балаларын бер генә чарадан калдырмый йөрткән әниләрне дә бүләкләп уздылар әле, "Фикердәш"ләр эшчәнлегендә бу да мөһим роль уйный икән, актив булырга, хәрәкәтне бәрәкәт итәргә, бер мизгелгә генә булса да авыруларны онытып торырга кирәк, дигән фикердә алар. "Фикердәш«ләр арасында җырчылар, биючеләр, шигырь сөйләүчеләр дә күп, юбилей кичәсендә алар рәхәтләнеп җырлады, биеде, шигырь укыды.

Бәйрәм азагына якышлашса да, никтер берәүнең дә таралышасы килмәде. Дуслык, бер фикердә булу, үрләрнең дә югары була баруы аларны шулай берләштерде булса кирәк, хәер, бу көнне бит «Наз» тернәкләндерү үзәгенә, аннан җырчы райондашыбыз, бәйрәмнең шулай ук бизәге Рафил Җәләевның иҗатка килүенә дә 20 ел булган бит, ул куанычлар да бәйрәмне гөрләтеп җибәрде.

Гомерегез озын, уңышларыгыз зур булсын, "Фикердәш"ләр! Җитәкчеләре Чулпанга да кайчандыр 3-4 кешедән генә башланган "Фикердәш"кә бүгенге көндә 100гә якын иптәш туплый алуына сокланырга кирәк, ул биредә үзе ирешкән спорт, иҗат, сәнгать югарылыклары белән уртаклашып яши, белгәннәрен өйрәтә, чын иптәш ул үзенең "Фикердәш"ләренә. Алга таба да бәрәкәтле эшчәнлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фикердәш клубы