Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урман кискән, юллар салуда катнашкан Сания әби бүген 90 яшьлеген билгеләп үтә

"Хәзер исә күкрәгемә кысып икмәк кисәм, көн дә иртән торуга ярты телем икмәк белән чәй эчеп куям, тормышыма шөкер итеп туялмыйм", ди Сания апа үткәннәрне бүгенгесе белән чагыштырып

Норма җирлегендә гомер кичерүче Сания Хәлиуллинага да бүген 90 яшь тулды.
Сания апа үсмер чактан ук колхоз йөкләмәләрен үтәп урман кискән, юллар салуда катнашкан, "Селхозтехника" да эшләп лаеклы ялга чыккан. Бер телем икмәккә тилмергән чакларын күз яшьләрсез генә сөйли алмый. "Хәзер исә күкрәгемә кысып икмәк кисәм, көн дә иртән торуга ярты телем икмәк белән чәй эчеп куям, тормышыма шөкер итеп туялмыйм", ди Сания апа үткәннәрне бүгенгесе белән чагыштырып. Әнисез ятим калган ике кыз тәрбияләп үстергән бөек Ана ул. Ике балалы иптәшенә кияүгә килгәч, бер кыз алып кайта.Хәзерге вакытта шул кызы Гөлсәрия һәм дә кияве Нияз тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши. Район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрипҗанов һәм "Сельхозтехника"дан килгән вәкил Сания апаны чын күңелдән котлап, ихлас теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев