Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урман шавы тынмасын!

Янәшәбездә генә урманнар булу зур бәхет

Соңгы көннәрдәге һава торышы кемне генә сөендерми икән?! Табигатьнең көзге иң матур чоры. Агачлар матур күлмәкләрен кигәндәй кайсы кызылдан, кайсы сарыдан, кайсы яшелдән төренеп утыра. Шушы матурлыкны күзәтергә, аның белән сокланырга вакыт табып, янәшәдәге урманнарга сәяхәт кылучылар да бар. Урман һавасы бөтенләй башка шул ул. Анда күңел ял итә, үзгә рәхәтлек ала. Янәшәбездә генә урманнар булу зур бәхет. 

Ә бу атнада шушы өлкәдә хезмәт куючылар, ягъни урманчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан без Балтач урман хуҗалыгы участогы җитәкчесе Фәргать Һадиев белән әңгәмә үткәреп алдык.

— Фәргать Фатыйхович, узган ел да бәйрәмегез алдыннан очрашып, башкарыла торган эшләрегез белән танышып узган идек. Шушы бер ел эчендә нинди үзгәрешләр, яңалыклар булды сездә?

— Соңгы ике елдагы төп яңалык — ул цифрлаштыруга күчү. Моның бездә ничек эшләгәнен дә сөйләп үтәсем килә. Машинага агачлар төялгәч, документларга QR код сугыла, ЕГАИС системасы аша кереп карагач, шушы код аша бөтен мәгълүмат та чыга. Бу рөхсәтсез рәвештә урман кисүчеләргә каршы көрәш буларак та бара. 

Башкарылган эшләребезгә килгәндә, 16 гектар урман хуҗалыгында, шәхсән урман эчендә гектарына 2500-3000гә якын чыршы һәм яңадан 40 гектар оврагларга бер гектарына 3860 штук нарат утыртылды. Наратны без ике ел үстергәннән соң гына утыртабыз, бары тик шуннан соң гына ул тиешле стандартка җитә. Шушы эшләргә питомниктан быел 1 миллионга якын үсенте алынды.

— Коллективыгыз турында да сөйләп китегезче? Районыбызда яшь урманчылар да бар бит?

— Районыбызда 11 мең гектардан артык урман бар. Шушының кадәр мәйданда күзәтчелек эшләрен алты мастер алып бара. Озак еллардан бирле эшләүче аксакалларыбыз булып Марсель Низаметдинов, Фәргать Әкбәров, Тәүфыйк Камалов тора. Равил Низамов, Алексей Копаров, Илшат Хәкимов та урман хуҗалыгында инде күп еллар хезмәт куючы, үз эшләрен яратып башкаручы урманчыларыбыз. 

Әйе, районыбызның ике белем бирү йортында мәктәп урманчылыгы эшләп килә. Аның берсе — Кече Лызида, икенчесе Бөрбаш мәктәбендә. Бу инде кече яшьтән үк урман хуҗалыгына тарту максатыннан эшләнә. Кече Лызи мәктәбендәге яшь урманчылар бик әйбәт эшләп киләләр, аларның махсус формалары да бар. Әлеге укучылар белән без төрле акцияләр үткәрәбез. Мәсәлән, «Урман утырту көне», «Татарстанның чиста урманнары» дигән чаралар. Шушы акция кысаларында без балалар белән урманнарны чүпләрдән дә арындырабыз, агачларны ничек сак-ларга кирәклеген күрсәтәбез. Шунысы сөендерә, укучылар мондый чараларны бик яратып кабул итәләр.

Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урман хуҗалыгы