Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урман шавы тынмасын! (дәвамы)

Янәшәбездә генә урманнар булу зур бәхет

— Фәргать Фатыйхович, бакчачыларга агач утырту буенча киңәшләрегезне биреп үтегезче.

— Агачлар да кешеләр кебек үк тере җан ияләре, һәрбер агач утырткан вакытта стресс кичерә. Аңа үсеп китәр өчен авыр була. Көз көне агачларны яфраклар коелып бетеп, бөреләр формалашкач утыртырга, әйбәтләп су сибәргә кирәк, тамыр системасы ныгып китәрлек итеп. Мондый очракта кыш көне агачка зыян килмәячәк. Әгәр инде яз көне утырталар икән, шулай ук кайбер таләпләрне үтәү сорала. Базарларда яфрак ярган, инде чәчәк атарга җитешкән бик матур агачлар саталар, карап торышка алар бик матур, ләкин алар әйбәт тәрбия таләп итә. Язын утыртканда су сибеп кенә калмыйча, аны махсус тукландыру да сорала. Безнең питомникта да бакчага утырта торган агачлар бар — сары слива, гади слива, чия. Ләкин аларның бездә саны чикле.

— Быелгы коры җәй урман хуҗа-лыгына нинди йогынты ясады?

— Быел ел бик авырдан килде, гел корылык булды, ул бик күп зыян да китерде. Быел утырткан агачлар 10-15 сантиметр баш чыгарып үсә башлады да әкренләп корып, кибеп төштеләр, дөрес, бөтенләй үк үлеп бетмәде алар, кышка ничек кереп, кышны ничек чыгарлар?! Быел республика буенча 5 класслы янгын куркынычлыгы керттеләр, бу инде урманга җәяүле кешене дә кертергә ярамый дигән сүз. Ярый безнең район халкы моны аңлап кабул итә, шул сәбәпле соңгы 10-15 елда районыбыз урманнарында янгыннар да күзәтелгәне юк, рәхмәт аларга урманнарны сакларга ярдәм иткәннәре өчен.

— Урманнан рөхсәтсез агач кисүчеләр безнең районда бармы? 

— Рөхсәтсез агач кисүчеләр быел булмады, андый хәл узган ел теркәлде. 3 төп агачка 710 мең сум штраф түләргә туры килде ул кешегә. Бу инде бик зур сумма. Шуңа да минем район халкына да мөрәҗәгатемне җиткерәсем килә, сорамыйча агач кисәргә ярамый. Мондый эш башкарылган очракта кеше җинаять җаваплылыгына да тартыла. Корыган агачлар буенча да әйтеп узасым килә, 2010 елда булган корылык агачларга бик зур зыян салды, ул елда безнең бик күп агачлар корыды, быел да күзәтелде андый хәл. Россиядә закон шулай каралган, бүгенге көндә корыган, ләкин үсеп утырган агачны кисәргә ярамый. Ул нәкъ корымаган, әйбәт агачны рөхсәтсез кискән кебек җинаять җаваплылыгына тарта торган эш булып тора. Ауган агачлар урманда бик күп, без үзебезнең структура белән генә аларны җыештырып бетерә алмыйбыз, шуңа да без 2019 елда кергән закон нигезендә, урмандагы егылган агачларны кисеп, ике метрга турап алырга рөхсәт итәбез. Бу бушка бирелә торган агачлар! Әлегә бездә халык мондый мөмкинлекне белеп бетермиме, бу юнәлеш буенча мөрәҗәгать итүчеләр бик аз.

Форсаттан файдаланып, хезмәт-тәшләремне һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмебез белән котлап, тазалык-саулык, гаилә бәхете телим, балалар кайгысы күрмичә, матур итеп яшәүләр насыйп булсын.

— Фәргать Фатыйхович, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Сезне, урман хуҗалыгында бүгенге көндә хезмәт куючыларны һәм шушы өлкәдә эшләп чыккан ветераннарны ихластан Урманчылар көне белән котлап, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар теләп калабыз. Сезнең эшне лаеклы дәвам итәрдәй егетләр-кызлар булып, районыбыз территориясендәге матур урманнар белән гел дә шулай сокланып яшәргә насыйп булса иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урман хуҗалыгы