Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урманда югалган өч яшьлек малай табылган: исәнме?

Ныклы эзләүләр югалган баланың баш киеме табылган урыннан башлана. Волонтерлар хәбәр иткәнчә, сабыйны сазлыклы урында тапканнар, ул сазлык суы эчеп, елап торган була.

Омск тайгасында югалган өч яшьлек малай ике көннән соң исән-сау табылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты сайтында хәбәр ителә. Баланы табиблар караган, шуннан соң ул хастаханәгә озатылган. Аның тормышына куркыныч янамый, ләкин баланы озынборыннар һәм чебеннәр бик нык талаган, дип хәбәр итәләр.

Ныклы эзләүләр югалган баланың баш киеме табылган урыннан башлана. Волонтерлар хәбәр иткәнчә, сабыйны сазлыклы урында тапканнар, ул сазлык суы эчеп , елап торган була.  

Гомумән алганда, малайны 600гә якын кеше эзләгән. Эзләү төркеменә Россия Тикшерү комитетының өлкә Тикшерү идарәсе, эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, кинологлар, җирле халык һәм «Доброспас» һәм «Лиза Алерт» иҗтимагый оешмалары әгъзалары кергән.

Фото: пиксабай

Тулырак:  Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев