Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урманнар чүпкә батар иде, әгәр Давид булмаса

Давид шаккаткан:” Чынлап торып аптрыйм мин, ди ул. - Бу кешеләр нигә баш миләрен эшләтүдән тыелалар икән. 200 метр читтә генә зур авыл чүплеге бар, югыйсә...

Чепья авылының 8 сыйныф укучысы Давид Турганалиев турында “Хезмәт” газетасында “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге” елына багышлап язмам басылды, ул язмада мин Давидның экоактивист, ягъни табигатьне саклаучы егет икәнлеген дә билгеләп үткән идем.

Менә шул Давид инстаграм битләрендә шәхси аккаунт ачкан һәм биредә ул кешеләрнең ни дәрәҗәдә табигатьне пычратуларын фотоларда сурәтли һәм шул чүпне җыештыруын да күрсәтә. Фотолар гына куеп калмый, аңга тәэсир итәрлек күләмле язмалар да урнаштыра. Әлеге аккаунтын ул кешелекнең ни дәрәҗәдә табигатьне пычратырга, рәнҗетергә әзер торуын күреп, йөрәге әрнүдән башлый.

“Сәлам! Минем исемем Давид, - дип башлана аның беренче посты. - Мин экоактивист булып торам, маассакүләм экологик хәрәкәтләргә әйдим. Мин ватанпәрвәр, актив кеше. Мине илемнең һәм үзебез яшәгән җәмгыятьнең киләчәге борчый. Һәрдаим безнең белән элемтәдә торучы экология бүгенгебез һәм киләчәгебезнең бер өлеше. Һәм һәр катлам халык моны аңлап кабул итәргә бурычлы, бары тик үз көчебез белән генә без чиста, пөхтә киләчәгебезгә таба атлый алабыз.” Давид җәйге урманда йөрергә бик ярата. Тик, һәр якта аунап яткан чүп-чар урмандагы әкияти матурлыкны юкка чыгара. Көнкүреш кирәк-яраклары, пыяла, пластик шешәләр, чәй савытлары, тәмләткечләр, өйдә ни бар, бар да урманга ташланган...

Котчыкмалы күренеш. “Табигатьнең ыңгырашуын ишетә белергә кирәк, - ди Давид. - Без барыбыз да табигать балалары. Табигать әнкәбезне яратырга тиешбез. Күптән түгел генә урманга баруым янә хәйран калдырды. Бу юлы “мәрхәмәтле” кешеләр үзләренең кими торган, иске-москы киемнәрен алып килеп атканнар”. Өс киеме, аяк киеме, сумкалар... Давид шаккаткан:” Чынлап торып аптрыйм мин, ди ул. - Бу кешеләр нигә баш миләрен эшләтүдән тыелалар икән. 200 метр читтә генә зур авыл чүплеге бар, югыйсә. Нигә бу чүп-чарны шунда атмаска?” Ул кешеләр атмаса, Давид үзенең экоактивистлары белән ташландык кием-салымны чүплеккә алып барып ата. Табигатьнең елавын ишетә алуыма мин шат кына, ди ул. Ә тагын кызу, эссе көннәрдә урман эчендә зур учактан калган күмерне күреп хәйран кала. Дөнья тирәли урманнар яна, ә менә авылга якын алачыкта дөрләтеп учак ягып утырганнар.13 августта юлыга моңа Давид.

Тагын бер көнне күрә, еллар буе үскән каен агачын екканнар да, шуның ботакларын миллекккә җыйганнар. Кеше, син чын-чынлап табигатькә патша булып беткәнсең инде, ни телисең, шуны эшлисең, авыр идеме сиңа миллеккә дигән каен ботакларын агачлардан җыеп йөрергә, оялам мин синең өчен, Кеше”, дип яза Давид.

Гөмбә җыярга килсәләр дә иң башта чүп җыялар, Иван чәй җыям дисәләр дә, һава суларга килсәләр дә шул хәл. Табигатьне пычратучылар Давидның аккаунтына керсәләр, оялырлар иде бәлки: ял иткәннән соң үз артларыннан капчык-капчык чүп калдырып, я булмаса өйдән китереп атмаслар иде. Тонналап җыя чүпне Давид. Минем белүемчә, Давид чүпне гаиләсе белән бергә җыя, гаиләдә дә табигатькә карата олы мәхәббәт ярылып ята аларда.

Давид әле мәктәп баласы гына, әмма аңардагы табигатькә карата хөрмәт тәрбиясе әйтеп бетергесез. Бу Давидка гаиләсеннән һәм яраткан мәктәбеннән дә килә. Ә кемнәрдер ояла да белмиләр, урманнарны пычратуны дәвам итәләр, үз пычрагыгызны үзегез җыештырыгыз, Давидка калдырмагыз, диясе килә андыйларга. Мондый активистлар булуы әйбәт, әмма урманчыларга да катгыйрак, үткен күзлерәк булырга кирәк.

Фото: davidturganaly

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгы экология урман