Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урта Көшкәт җирлегендә Бөек Җиңүгә багышланган митинглар узды

8 май көнне, Түнтәр һәм Урта Көшкәт авылларында Бөек Җиңүгә багышланган митинглар зур оешканлык белән үтте.

Һәр авылда да алдагы еллар белән чагыштырганда митингка килүчеләр арасында тыл ветераннары һәм «сугыш елы балалары» дип аталган, ул чакларның авырлыгын кечкенә иңнәрендә күтәргән абый-апалар саны ишлерәк иде. Ниһаять, аларга да урыннарда игътибар арткач, бу шатлыклы көннәрне бергәләшеп үткәрүне кулай күргәннәр. Урта Көшкәт авыл җирлеге буенча 2 сугыш ветераны - Газизов Вагыйз һәм Сафиуллин Таһир абыйлар исән-сау яшәп яталар. 33 тыл хезмәтчәннәренең барысы да бәйрәмгә килә алмаган, язгы көн һавасы кебек сәламәтлекләре минуты белән үзгәреп тора шул. Килә алмаганнарның да һәрберсенә өенә барып, җитәкчеләр күмәк хуҗалык әзерләгән бәйрәм бүләкләрен тапшырып чыктылар. Ветеранннарга күңелләренә якын булган җылы сүзләр күп әйтелде. Бу сүзләр дә, игътибар да даими булсын иде, Сезгә ветеранар! Картаймагыз әле, мең яшәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250