Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урта Көшкәт участогыннан да сайлаучылар өзелми (+фоторепортаж)

Урта Көшкәттә урнашкан 1078нче сайлау участогында да бүген актив төстә ил башлыгын сайлыйлар. Бирегә өч авылдан 426 сайлаучы беркетелгән.

Сайлау көнен бездән бигрәк балалар көтте. Бакчадан биреп кайтарган календарь һәм наклейкалар аша алар әлеге көннең нишләп шулай мөһим булуын аңларга тырышты. Үзләре кечкенә генә булсалар да, урам тулы халык күргәч, соңга калмыйбызмы, әни, әйдә барыйк инде дип, иртәдән бик нык әзерләнделәр. Ә бит чыннан да урам тулы халык бүген, гүя Сабан туе диярсең. Райондашларыбыз сайлау көнен бәйрәм итеп кабул итә һәм урамда бер-берсен котлап, бүгенге көннең иң четерекле мәсьәләсен дә хәл итеп алалар. Кайсы гына авылны карасаң да, барысында да иртәдән төп тема – ул сайлау.

Урта Көшкәттә урнашкан 1078нче сайлау участогында да бүген актив төстә ил башлыгын сайлыйлар. Бирегә өч авылдан 426 сайлаучы беркетелгән. Алар арасыннан иң өлкәне Сала Көшкәт авылыннан 92 яшьлек Ксения Павлова, аны өенә барып сайлатачаклар, ә инде тәүге тапкыр сайлаучылар өчәү. Алар һәркайсы киләчәкләрен кайгыртып, лаеклы кандидатларга тавыш бирделәр. Яшь сайлаучылар өчен әлеге мизгелләр дулкынландыргыч булса да, истәлеккә тапшырылган бүләкләр йөзләренә елмаю йөгертү сәбәпчесе дә булды. Әлеге җитди эшкә Сала Көшкәт авылыннан Демеевлар гаиләсе бөтен гаиләләре белән килеп тавыш бирде. Шулай итеп әлеге сәгатьләрдә биредә инде 60 %тан артык халык үз хокукыннан файдаланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар