Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Усак агачыннан омулет-тәкыяләр тезә, таба майларга канатлар бәйли. Кем ул? (+фото)

Норма авылында яшәүче Госман Хәсәншин  13 ел балаларга география фәненнән белем биргән.

Норма Сабантуенда бик матур гадәт бар, ел саен сәхнә түренә Норма, Кариле, Пүскән, Чапшар, Нормабаш, Кили авылларыннан күркәм гаиләләрне дәшәләр, бүләклиләр, иң чиста территория тотучыны да, иң чиста ишегалды булдыручыны да зурлап узалар.

Быел исә иң оригиналь ишек алды хуҗасы исеменә Нормадан Госман Хәсәншин лаек булды.Госман абый кул эшләре остасы да. Без бу хакта сайт укучыларыбызны даими таныштырып барабыз. Үзе белгәннәрне башкаларга өйрәтергә дә вакытын жәлләми ул. Балтач, Норма җирлегендәге белем учакларында булып мастер-класслар күрсәтә. Шул рәвешле балаларда кул эшләренә мәхәббәт тәрбияли.

Шушы көннәрдә генә "Ак калфак" оешмасы вәкилләре Балтачыбызда кунак булып китте. Чараның пленар өлешендә Госман абый чара кунакларына да мастер-класс күрсәтте.

Безнең белешмә: Норма авылында яшәүче Госман Хәсәншин  13 ел балаларга география фәненнән белем биргән. Аннан төзелеш эшләренә күчкән. Инде озак еллар сувенир сандыклар, оригами ысулы белән ваза, чәчәк, аккош, ракета, корабльләр ясый, шпагат бавыннан себерке, келәмнәр, кер баулары, мал арканнары үрә, фотоальбом, блокнот, паспорт тышлыклары ясый, открыткалардан диван, ваза, шкатулкалар тегә. Усак агачыннан омулет-тәкыяләр тезә, таба майларга канатлар бәйли. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев