Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ут, заманча медицина җиһазлары, агач кисү, Мортаза бай йорты һәм башкалар (+фото)

Балтач бистәсендә узган халык җыенында да күп кенә мөһим сораулар яңгырады.

Яңа төзелгән “Ватан сакчылары” паркында бүгенге көнгә кадәр утларның янмавы әлеге комплекс өчен янып-көеп йөрүче иптәшләрне борчый. Район башлыгы тарафыннан 23 февральгә кадәр әлеге мәсьәләне хәл итәргә кушылды. Быел да һәр елдагыча медицина мәсьәләсе дә актуаль калды. Район хастаханәсенә заманча медицина җиһазлары алу мәсьәләсе күтәрелде. Районның баш табибы Газинур Дәүлиев, “медицина хезмәтләре өчен дәүләт тарафыннан куелган стандартларга җавап бирерлек җиһазлар кирәклеге хакында ТР Сәламәтлек саклау министрының районга сәфәре вакытында әйтеләчәк”, диде. Балтач бистәсендәге агачларны тәртипсез кисүне булдырмау турында да фикерләр яңгырады. Район башлыгы әлеге тәкъдимне хуплап, бер киселгән агач урынына дүртне утырга кирәк, дип бедерде. Бистәдәге Мортаза бай йорты да (элеккеге “Сбербанк” бинасы) Балтач халкын борчый булып чыкты. Район башкарма комитеты җитәкчесе бу юнәлештә боз кузгалды, диде, мәдәни мирас булып саналган бинага, аның тышкы кыяфәтен югалтмас дәрәҗәдә ремонт булачагы һәм халыкка файдалану тапшырылачагы билгеле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев