Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Утарга сыйган шатлык

Ямьле җәйнең бер көнендә «Сабантуй» ял паркында физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз өчен Сабан туе үткәрелде

Ул көнне яңгыр яуды-яуды да, артыннан балкып кояш та чыкты һәм ял паркындагы авыл утары мәйданчыгы сихри нурга күмелде. Язмыш тарафыннан кыерсытылып та, күңелләрендәге куаныч чаткыларын җуймаган, һәр яңа көнгә куанып яшәүче райондашларыбызның күмәк бәйрәмне зарыгып көтүләре йөзләренә чыккан. Утар тулы шатлык иде ул көнне. Аларның шатлыклары белән уртаклашырга район җитәкчелегеннән Илһам Гайнетдинов та килгән, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина да янәшәләрендә. Илһам Гайнетдинов спортта алдынгы булганнарны бүләкләп узды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова гаиләләрне бүләкләде. Тантаналы өлештә аерылмас дусларына әверелеп баручы Илгиз хәзрәтнең дә вәгазьле чыгышын йотлыгып тыңлады алар. Яңа гына табадан төшкән коймаклар килеп торды, туңдырмасы, коктейле, шашлыгы да бар иде, табигать кочагында чын халыкчан Сабантуй булды ул. Җырчылары да үзебезнеке – үзешчәннәр Булат Нәҗипов, Илшат Галимуллин, Галина Петрова, Нурулла Дәүләтшин, Ильмира Кузьмина җыр-моңнары белән Сабантуйны тагын да ямьгә күмде. Нәфис сүз осталары Энҗе Галимуллина белән Рәзинә Садретдинованың шигырьләрен алкышлап кабул иттеләр. Танылган йолдызыбыз Инсаф Мәрданов җырлап кына калмады, рәхәтләнеп биетте дә. Бәйрәмне Кили мәдәният йорты директоры Халидә Гарифуллина белән «Факел» клубында эшләүче Фирүзә Гатиятуллина алып барды. Алар уеннар башлангач мөмкинлекләре чик-ле иптәшләрнең, балаларның күңелләрен җиңүләргә рухландырды, җылы сүзләр белән канатландырды. Атаклы тренерыбыз Фагыйль абый Гайнетдинов кул көрәшен оештырды. «Форпост» оешмасы мылтыктан ату ярышлары уздырды. Көне буе барган бәйрәмнең азагы да булмас кебек иде, арсалар да, талсалар да егетләр дә, кызлар да, бала-чагалар да биеп-җырлап  туймады, уеннарда бик актив катнашты.

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәмгыять