Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Утарга сыйган шатлык (дәвамы)

Ямьле җәйнең бер көнендә «Сабантуй» ял паркында физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз өчен Сабан туе үткәрелде.

– Без – «Фикердәш»ләр узган ел  «Факел» клубы хезмәткәрләре белән сөйләштек тә, кечкенә генә Сабантуй үткәрдек, – дип сөйли «Фикердәш» клубын оештырып, әйдәп баручы Чулпан Габделганиева. – Быел исә  зуррак масштабта үткәрәсе килде. Бүләкләргә килгәндә, алар, Аллаһыга шөкер, булды, район җитәкчелеге дә, Кариле эшмәкәрләре дә булышты. Хәйран гына бүләкләр җыелганга күрә уеннарны да күп керттек. Һәркемгә дә җитәрлек бүләк булды. «Кариленең мич коймагы»да бәйрәмгә үзгә бер ямь һәм тәм өстәде. Бәйрәмгә чакыру белдерүләре интернет челтәрләренә куелды, күргәннәр, килә алганнар «барыбызга да бик ошады, канәгать калдык», диделәр. «Факел» клубы директоры Азат Зәкиев белән һәрвакыт килешеп эшлибез, район мәдәният үзәге хезмәткәрләре дә ярдәм итте, директоры Раил Садыйков бик кулай егет, гозеребезне кире какмый. Булышкан бар кешегә дә рәхмәтемне белдерәм. Бер кеше белән генә башкарып чыга торган эш түгел бу, бер команда булып хәрәкәт итсәң генә бәйрәмнәр дә шушылай матур уза.

Физик мөмкинлекләре чик-ле иптәшләрнең традициягә әверелгән Сабан туе инде озак еллар үткәрелә килә һәм елдан-ел бәйгеләргә дә байый, үзенчәлеклерәк тә була бара. Пандемия шартларында гына туктап торды. Бәйрәмнең быелгыдай ихласлыгы җуелмасын, киләсе ел Сабантуйларында да саклана күрсен – һәркем уеннарда катнашып, җырлап-биеп, рәхәтләнеп ял итеп кайтырлык булсын, беркем дә читтә калмасын.

Редакциядән: Сабантуеннан соң озак та үтмәде, «Фикердәш»ләр «Баллы тормыш» дигән торт бәйгесе дә уздырдылар. Чын күңелдән әзерләнеп катнаштылар алар әлеге бәйгедә! Өйдә берсеннән - берсе искиткеч тәмле итеп тортлар пешереп алып килгәннәр, жюридагылар һәрберсен җылы сүзләр белән куандырды, торт пешерүнең үзләре генә белгән серләрен дә ачты.

– Торт пешерү бик четерекле эш. Аңа күп вакыт, җитезлек, яхшы кәеф, сабырлык кирәк,  – ди бәйгенең инициаторы Чулпан Габделганиева.                                     – Шушы бәйгене яратып кабул иткән «Фикердәш»кә йөрүче кызлар, яшүсмер ир-егетләр һәм иң яшь катнашучыбыз – Ясминәбезнең дә катнашуы бәйгене тагын да тулыландырып җибәрде.

«Фикердәш»ләрнең ихлас күңелдән әзерләп килгән тортларыннан авыз иткәч, жюри һәрберсенә дә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырган, «Каенлык» кафесы хуҗасы, «Милли ашлар» проекты авторы Альбина Фасхеева махсус үзе әзерләп килгән кыйммәтле сертификат белән сөендергән. Норма авылы китапханәчесе, үзе үк тә 4 разрядлы кондитер остазы Лилия Шәйхетдинова барлык катнашучыларга соклану катыш изге теләкләрен белдергән.Тортлар пешереп остарган Лилия Закирҗанованың мастер-класс күрсәтүен дә бик ошатканнар. «Шушы чарага вакыт табып, безнең белән ихлас аралашып, уңай бәяләр биргән жюриларга, бәйгене матур һәм күңелле итеп оештыруда ярдәм иткән «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләренә һәм тырышып тортлар әзерләп килгән «Фикердәш»ләргә зур рәхмәт», – ди Чулпан Габделганиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәмгыять