Утлар-сулар кичкән Мария
Корыч югары температурада, зур басым астынды чыныга. Н.Островский
Мария апа 1942 елның 25 сентябрендә Сизнер авылының хөрмәтле кешеләре Аркадий агай белән Ирина апа гаиләсендә дөньяга килә. Бу дәһшәтле Бөек Ватан сугышы барган еллар. Аркадий агай сугышның беренче көннәреннән фронтка китә. Ул сугышка киткәндә әнисе аны аны авырлы килеш озатып кала. Аларга инде аны башка күрергә насыйп булмый, ул сугыш кырларында хәбәрсез югала. Әнисе Ирина апа бик иртә тол, бердәнбер кызы ятим кала. Аңа бик иртә ачлы-туклы килеш өлкәннәр белән бергә хезмәт итә башларга туры килә. Иң авыр чорларның сабыйлары булган бу чор балалары тарихка “Сугыш чоры балалары”булып кереп калдылар. Яшьтән зур тормыш чыныгулары алгангадыр, ул бик матур, соклангыч тормыш юлы уза . Аның сынаулары, авырлыклары алдында югалып калмый. Алар Сизнерның үзләре кебек булдыклы, чибәр егете Василий агай белән гаилә коралар. Василий агай бик зиһенле була, ул колхозның электригы хезмәтләрен башкара. Мария апа хезмәт юлын колхозда төрле эшләрдә эшләп башлап, 17 ел бик җаваплы вазыйфа -Сизнер медпунктыда санитарка булып эшли. Василий агай белән мәхәббәт җимешләре өч кызлары Наташа, Надежда, Нина һәм егетләре Николай дөньяга киләр. Аларның һәрберсе үз тиңнәрен тавып гаилә коралар. Василий агай гына фаҗигале төстә 1976 елның 2 февралендә бакыйлыкка күчеп, Мария апа бик иртә тол кала. Аңа әле - 34 , Василий агайга 35 яшь кенә булган. Мариягә дүрт балага әти дә, әни дә булырга туры килә. Әле өйдә ул вакытта үз әнисе Ирина апа, Василий агайның әнисе, тумыштан зәгыйф сеңлесе дә аның өстендә була. Алар бер берсенә ярдәм итешеп, тормыш авырлыкларын җиңеп чыгалар, иманлы эшчән, булдыклы балалар тәрбиялиләр. Ул әбиләрне дә кадер-хөрмәт белән тәрбияләп, бакыйлыкка озата. Аның юбилей көннәрендә Наташадан өч, Надядан өч, Нинадан 2, Николай белән килене Еленадан өч- барысы 11 оныгы бар. Оныкчыклар ишәя баралар. Кызы Наташа гына уйламаганда иртә бакыйлыкка китеп зур кайгы, югалту китерде. Олыгайган көннәреңдә аның иң зур бәхете, балаларыңның үзара дус булып, аралашып яшәүләре. Төп нигезгә эзләрен суытмаларыдыр. Кызлар гаиләләре белән Карык-Серма, Тегермән авылларында гына яшиләр. Иң мөһиме, төп нигез дә ышанычлы кулларда. Улы Николай, килене Елена белән бергә яшәп, бүген иң ул бәхетле әбиләрнең берсе. Әле ул яшьлек дусты сәпитен, балалайкасын да ташламый. Улы Николай Чепья урта мәктәбен тәмамлаганнан соң 1992-1994 елларда солдат хезмәтен уза. Армиядән кайткач 1995-1998 елларда колхозда төрле эшләрдә эшләп ала. 1998 елдан, бүгенгәчә, инде 24 ел тракторчы хезмәтен башкара. Аңа элекеге тракторларда ДТларда да эшләргә туры килде, ә хәзер бер үзе 5 ДТны алыштыра торган заманча К-700 тракторын иярли.Ул инде күп еллар колхозда гына түгел, районда да алдынгы механизаторларның берсе. Ул бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Ял иткән вакытларда яшьлек дусты хромкасында да сыздыра. Николай авылдашы Елена Михаил кызы белән гаилә корып, үрнәк гаилә булып яшиләр. Елена да урта белем алганнан соң кохозда эшли башлый. Инде 2003 елдан, 19 ел Смәел фермасында(соңгы 5 елын мегафермада) сыерлар сава. Улының, килененең зур уңышларында әбинең өлешең зур. Өйдә ышанычлы әни булганга алар икесе дә даими эштә, тынычлап эшкә китәләр, тынычлап кайталар. Әле өйдә 3 савым сыер, тана бозаулар да бар. Николай белән Елена ике кыз, бер егет тә үстерәләр. Олы кызлары Татьяна Тагашур авылында медфельдшер, Александр армия хезмәтеннән соң Казанда эшли, төпчек кыз Наталия Чепья мәктәбендә укучы.
Сизнер авылы үзенең төзеклеге, эшчән кешеләр яшәве белән күп авылларга үрнәк. Зур авыл булмаса да, Сизнерлылар Смәел хуҗалыгының төп эшче көчләре. Мария апа гомерен туган авылыңа багышлап, шунда матур картлык кичерүе белән бик бәхетле. Аның узган тормыш юлы бик гыйбрәтле, күпләргә үрнәк.
Солтан Фатихов,
Смәел авылы Ветераннар советы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев