Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Утсыман Маймыл елыныӊ беренче көнендә Балтачта янгын

Җомга башланыр алдыннан Балтач үзәгендә урнашкан янгынга каршы көрәш оешмасы хәвефле хәбәр алына: бистәнеӊ Казан юлы өстендә урнашкан шәхси хуҗалыкта пожар!!!

Янгын сүндерүчеләрнеӊ уяулыгы, җитезлеге нәкъ шул минутларда күренә, эһ дигәнче, пожарга каршы көрәшү машинасы янгын урынына барып җитә. Гараждан башланган ут инде терәлеп диярлек урнашкан лапаска да күчәргә өлгергән, аннан мунчага һәм өйгә дә ерак калмый.
Бәхеткә, килгән ярдәм вакытлы һәм урынлы булып, көч ала башлаган янгын сүндерелә. Беренчел тикшерү вакытында һәм йорт хуҗасыныӊ сүзләренә караганда, янгын үзе «әмәлләштереп» куйган ясалма мичтән чыккан. Ярый әле, зыяны артык күп түгел. Зәмһәрир суыкларда өеӊнән колак каксаӊ, нишләрсеӊ?! Салкын һава торганда җылыту приборларыннан файдалану, электр утын тоту кискен арта, шуныӊ өчен дә һәркем саклык чараларын төгәл үтәргә тиеш.

Фото: serovglobus.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250