Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Утырып уйлар уйладым

Журналист көндәлеге

Аларын таныйм...

Үткән ел “Ватаным Татарстан” газетасы республика районнарында уздырган “Уку бәйрәме”нең тәүгесе бездә – Түнтәр авылында башланган иде. Шунда күңелләрне үзгәртердәй бер очрашу, бер сөйләшү булган иде. Бүген сүзем шул хакта.

Әлеге очрашуга – Түнтәр мәктәбенә килүгә, ап-ак шәл ябынган ике мөлаем әбине күреп, алар янына тукталдым. Элекке танышларым – заманында район газетасының иң актив хәбәрчеләренең берсе Әминә апа Сафиуллина һәм бик күп еллар алдынгы китапханәче булган Рашидә апа Мөхәммәтшиналар булып чыкты. Еллар үзенекен иткән: алар – мине, мин аларны танымадым...

– Яшь чакта актив булган кешегә 80не үткәч тә тынгы юк инде ул, менә шулай очрашуларга чакырып торлар. Алар чакыра, без киләбез, – дип елмайды Рашидә апа. Бәйрәм барган залда да янәшәләренә утырдым. Каршымдагы өстәлдә шушы җирлектә яшәүчеләрнең иҗат әсәрләре: басылып чыккан китаплары шактый. Баксаң, Рашидә апаның да шигырьләре аерым китап булып басылган икән.

– Иии, үзем өчен язган шигырьләрем инде ул. Үзебез өчен, гаиләм өчен бер истәлек булсын дип бастырдык, – ди ул үзе, тыйнакланып. Кичә башланып, башкаладан килгән кунаклар залга үтүгә, әбиләрне алар белән таныштырам. Дөресрәге, алар сорый, мин әйтәм.

– Монысы язучы Галимҗан Гыйльманов, – димен.

– Әәә, аның новеллаларын, парчаларын укыдым, бик матур яза, – ди Рашидә апа. Әнә тегесе – таяклысы кем?

– “Ватаным Татарстан”ның журналисты Риман абый Гыйлемханов, – дим.

– Әәә, әле соңгы газетада гына бик кызык бабай турында зур язмасы чыкты, – ди ул. Мин исә Рашидә апаның бөтенесе белән хәбәрдар булуына, бөтенесен укып баруына эчтән генә сокланам (очрашу барышында башкала кунакларын да шундый сораулары белән сокландырды ул). Залга танылган артист Әсхәт Хисмәт белән аның танылган баянчы улы Булат керүгә, әйтә башлаган идем дә: “Аларын таныйм, алар экранда бит инде”, – диде Рашидә апа.

Балтач әбиләре беләләр...

Әрем исе, әрем тәме

Шушы очрашуда Әсхәт абый җырлаган “Әрем исе, әрем тәме” дигән җыр шулкадәр күңелгә үтеп керде. Язмада да әллә ничә кат тыңладым. Баксаң, аны шактый җырчылар җырлый икән. Тик берсе дә Әсхәт абыйга җиткерә алмый кебек. Әрем исенең, әрем тәменең кадерен, кыйммәтен белеп җырлый ул. Боларны сизү сәләте һәркемгә дә бирелмәгән. Минем исә шундый тагын бер танышым бар. Элекке курсташым – Башкортстанда яшәүче Чулпан, әнә, быел “вконтакте”дагы үз битенә мондый язма куйган иде. Шаккатып, тетрәнеп укыдым мин аны. “Әремнәрем чәчкә атты. Әремнәрем димен, чөнки аларны туган авылымнан, тау артыннан күчереп алып килеп утырттым. ИНӘЙ төсе итеп... Исе китеп ярата иде шушы әремнәрне... Ул ярату миңа да күчкән... Үзләрен яратканны күрәләрдер күрәмсең – бакчам күрке булып күкрәп үсәләр. Үткәндә дә, сүткәндә дә дигәндәй, кинәнеп иснәп, сыйпап узамын. Сары бөртек чәчкәләре йомарлангач, иң кадерле букет итеп, гади генә, әмма иң матур истәлек итеп саклаган вазага утыртамын. Ел әйләнәсенә шушы чәчкәләрем йөрәккә уелган матур хатирәләрне җанландырып, ИНӘЙле бәхетле мизгелләрне сагындырып,миңа карыйлар.

...Юк, әрем түгел, әрем чәчкәсенә әйләнеп, бернигә дә карамый тормыш дәвам итә дип, аллы-гөлле бантиклы, чуклы гольфиклы, сары күлмәкле, кулына сары вак чәчкәле бер бөртек әрем ботагы тоткан кызын җитәкләгән, ак йөзле, кап-кара озын толымлы, моңсу күк күзле ИНӘЙ карыйдыр сыман”...

...Әрем исе, әрем тәме, әрем кадере... Ә сезнең бу хакта уйланганыгыз бармы?..

“Миннән курыкма”

Моннан күп еллар элек Балтач районында динне үстерүгә зур өлеш керткән имамнарның берсе, бик кызыклы, фикерле әңгәмәдәш Басыйр абый Бикбаевларга чираттагы әңгәмәгә бардым. Башыма яулык та бәйләдем (әле ул чакта яулыклылар күп түгел, мин дә яулык бәйләп йөрми идем). Билгеле, Басыйр абый бу яңалыкны күрми калмады. Мөгаен, шул хакта сорагандыр инде. “Юк, сездән куркып кына бәйләдем”, – дип җавап бирдем.

– Миннән курыкма, Аллаһтан курык, – диде ул. Менә шул җөмләсе, ничә еллар үтсә дә, бик еш искә төшә... Берәгәйле итеп әйтә белсәң, бер сүз дә җитә шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев