Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уяну яки авыл халкының активлыгының сере нидә?

Ниһаять, бу язда табигать белән бергә безнең Яңа Салавыч авылында яшәүчеләр дә озак елларга сузылган битарафлык йокысыннан уянды.

Социаль-мәдәни объектлардан бер кечкенә шәхси кибет һәм ике ел элек ачылган фельдшер-акушерлык пункты гына калу, башлангыч мәктәп һәм клуб ишекләренең ничә еллар инде бикле торуы, районда бердәнбер мәчетсез авыл булып калуыбыз да "искә төште".
Ничә еллар ягылмаган, салкын, караңгы клубта берничә мәртәбә җыелыш-өмәләр үткәрергә, гомер күрелмәгән активлык белән зиратны чистартырга да өлгердек инде. Ниятебез - клубны күпфункцияле үзәк, ягъни спортзал-клуб итеп ремонтлау, авылыбызга мәчет салу. Дөрес, бу эшләр 60 хуҗалыклы авыл кешеләре көче - коры инициатива белән генә тормышка ашырыла алмый (ни кызганыч: авылыбыздан иганәчелек ярдәме күрсәтердәй бер генә эшмәкәр, бер генә түрә дә чыкмаган). Шунлыктан, без клуб ремонтына "Татарстан" күмәк хуҗалыгының матди ярдәменә ышанабыз, бу хакта җитәкчелек белән дә сөйләшү, аңлашу булды.
Мәчет уңаеннан исә авыл халкы инде үзеннән беренче өлешне кертте - санаулы көн эчендә 50 мең сумнан артык акча җыелды. Без аңлыйбыз, бу сумма "төкерек" кенә (мөмкинлектән чыгып, акча җыюны тагын дәвам итәргә дип килештек). Әмма, тамчылардан күл җыйнала дигәндәй, без бүгенге көндә районыбызның башка авылларында, бистәдә яшәүче авылдашларыбыз, мәрхәмәтле райондашларыбыз ярдәменә дә өметләнәбез.
Күңелендә изгелек, игелек булган кешеләр безнең бу хатыбызга битараф калмас дип ышанабыз. Ярдәм итәргә теләүчеләр авылыбызның иң хөрмәтле кешесе Рауза апа Зиннәтуллинага мөрәҗәгать итсен иде. Хәбәрләшү өчен телефон: 3-06-94.
Фото: http://kavpolit.com/pomogite-reshit-vopros-so-stroitelstvom-mecheti/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250