Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уяулыкны югалтмаска! Кемнәргә?

Район Советының кече утырышлар залында район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә Балтач муниципаль районының террорга каршы комиссия утырышы булды.

Утырышта комиссия вәкилләре, Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәте идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Балтач муниципаль районындагы вәкиле Илнар Хөснетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, бүлек мөдирләре, кайбер авыл җирлеге башлыклары катнашты.

Февраль аенда террорга каршы комиссия эшчәнлеге республика җитәкчелеге тарафыннан тикшерелде. Һәм әйтергә кирәк, уңай бәяләнде. Әмма әле кайбер юнәлешләр буенча башкарасы эшләр бар. Утырышта иң беренче шушы мәсьәләгә ачыклык кертелде.

- Бер ун ел элек без салафитлар, социаль суфичылар, ваһһабчылар юнәлешләре хакында сирәк кенә ишетеп белә идек. Хәзер исә әлеге афәт тамыр җәя. Нигездә, районда дини эшчәнлек контрольдә, әмма бу тынычланырга ирек бирми, – диде район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Һәм интернет челтәрендә барлыкка килгән төрле төркем һәм агымнарга кушылмауны тәэмин итәргә, халыкны кисәтергә, тыелган әдәбият яки тискәре караш-фикерләргә буйсынмаска чакырырга кирәклеген төшендерде. Шулай ук яшьләр һәм яшүсмерләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыклап, социаль челтәрдәге катгый тыелган төркемнәргә теркәлүчеләрне ачыклау һәм алар өчен аерым чаралар күрү мәсьәләсенә дә тукталды.

Утырышта әйтелгән фикерләр һәм күтәрелгән проблемалар террорчылыкка каршы комиссиянең эш планына алынды. Халык уяулыгын югалтмаска тиеш икәнлеге тагын бер кат искәртелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев