Балтачтан килгән улымның улы - сигез яшьлек Ислам белән авыл кибетенә барган идек. Ипиләр, тәмле сулар, туңдырма алдык (туңдырманы озаклап үзе сайлап алды, чөнки безнең туңдырма тануда алар белән тиңләшерлегебез юк). Исәпләтеп акча түләдем дә, кибеттән чыктык. Ишектән чыгуга оныгым: "Бабай!" - дип әкрен генә эндәште дә, кесәсеннән бөгәрләнгән илле...
"Синең акчаң бетте бит", - диде ул, татарча бик төгәл үк әйтеп җиткерә алмаса да (руслар арасында яшәгән әнисе балалар белән татарча сөйләшми диярлек шул). Әлеге акчаны аңа бүген генә әбисе биргән икән. Мин шаккаттым. Олы кеше генә әйтә алырлык акыллы сүзләр бала теленә ничек килгән? Әле кибеткә килү юлында гына бераз тәртипсезрәк гадәти бер малай иде ул. Каршыга килүче бер машинага нидер аткандай селтәнеп калды. Алай итәргә ярамый, шоферны сискәндерәсең бит, ул сине чынлап та берәр нәрсә атты дип уйларга мөмкин дидем аңа.
Өйдә диванда ауный-тәгәри бик озаклап интернеттан мультиклар караганда да гап-гади бала иде Исламыбыз. Авыру кеше кебек, көпә-көндез күпме ятарга була, әйдә, бераз йөреп кер дип, урыныннан кубарып алып чыктым. Минем акчаның беткәнен күреп (алай ук бетмәгән дә иде үзе), кибет ишеге төбендә миңа соңгы акчасын бирәчәк ул дисәләр, һич ышанмаган булыр идем. Балаларны начар беләбез дигән сүз бит инде бу. Менә ничә көн уйлап-уйлап, һич очына чыга алмыйм: Ислам урынында мин булсам сигез яшемдә шушыны эшли алыр идемме икән? "Әйе" дип иркен сулар идем дә, алай кистереп җавап бирерлек нигезем юк. Димәк, бу бала миннән миһербанлырак, киң күңеллерәк булып чыга. Шәп бит бу, и-и Аллам, моның хакына Җирдә яшәсәң дә була. Бер очрак белән генә зур нәтиҗә ясау килешмидер дә үзе.
Кистереп җавап бирә алмавымның сәбәпләре дә күп төрле шул әле. Сигез яшьлек бала кесәсендәге илле сум акча нәрсә икән ул? Исламда иллелеге дә, йөзлеге дә күренгәли үзе, чөнки әбисе дә, Мамадыштагы олыәсәе (Күгәрчен башкорты) дә биргәләп тора, әтисе дә саранланмый. Бәлки кулына яңасы керү ихтималы зур булганга акчасын кызганып тормагандыр Ислам? Бәлки баланың бу яхшылыгы үтә гадәти, бик кечкенә эштер, мин генә, үземнеке булгач, артык купайтып кабул иткәнмендер? Шулай да үз акчасын, сорамаганда-нитмәгәндә, "акчасы беткән" бабасына бирергә тырышуы куандырды бит әле. Һәм уйландырды да. Хәзерге бәяләр белән караганда илле сум - акча да түгел кебек, чөнки аңа бер пар туңдырма гына тия. Сигез яшебездә безнең кесәләрдә илле түгел, биш тиен дә акча йөрми иде. Кая ул сигез яшьтә, уналты яшьлек колхозчы чагыбызда да акча күрмәдек. Бу хәл безне борчымады да.
Тәмәке дә тартмагач, көндәлек акчага мохтаҗлык чынлап та әллә ни сизелмәде шикелле. Менә Таузар авылының дус көтүчеләре, тәмәке аласы бар дип, ике авыл арасындагы әүлия кабереннән әбиләр салган тиеннәрне чүпләү өчен үлеп торалар иде. Бала чагыбызда җәй буена бер-ике стакан морс эчәрлек һәм ара-тирә биш тиенлек кинога керерлек акча булса әйбәт иде дә үзе, ләкин бездәйләргә каян килсен ул, җыеп тапшырган сөяккә дә әйберләтә (кармаклата!) түлиләр иде. Әй ул каяндыр китереп авыл урамы уртасында морс сатылган көндәге рәхәтлекләр! Сатучыларның берсе зур савытта морс әзерләп тора, тагын берсе чиләктән стакан белән чумырып ала да, чираты җиткән, бәхете ташыган балага тоттыра. Үзенең кулы беләзектән морс кызылына буялган була. Инфекция дә, черт та тими сугыш чоры ачлыгыннан чыныгып чыккан балага. "Казага калган" чирләре аларда соңрак сизеләчәк әле. Колхозчыларга акчалата бер тиен дә түләнмәгән чак бу. Крестьян тавык асрап та тормышын алып бара ул, дигән сугыш вакытында даһи Сталин, һәм без эшли башлаган елларда Сталинсыз гына шушы сәясәт саклана иде әле. Эшләгәнебезгә хезмәт көне (трудодень) дигән нәрсә язылды һәм көз көне уңышлар җыелгач, мөмкинлектән чыгып, шуңа бераз ашлык бүленә иде. Шуңа күрә кесәсендәге илле сум балага кадерлеме, әллә түгелме дигән сорауга төгәл җавап таба алмам мин.
Эш анда гына да түгел әле. Өлкәннәр балаларны аңлап җиткерә алмый һәм бу гомергә шулай булган. Бер игелекле гамәл кылгач яки бер ярамаган эш эшләгәч кенә, яңа күргәндәй, игътибар итәбез бит балага. Ә ул арада бала үсә, холкы формалаша. Шуннан соң син аны теләсәң дә үзгәртә алмыйсың диярлек инде. Картаеп эштән чыкмыйча, бер хатаңны да төзәтә алмаслык хәлгә килмичә, менә болай уйланырга да вакытыбыз булмый безнең.
Баланың миңа акча сузгандагы карашын да күрми калганмын менә. Бәләкәй генә булса да яхшылык эшләүдән нурланган булгандыр бу караш.
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ.
Карадуган авылы.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев