Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уйлы күңел уйланыр

Хәзерге чорда алкоголизмнан гына түгел, компьютер уеныннан да бәйлелек тарала бара, аңа хәтта балалар гына түгел, өлкәнрәкләр дә бирешә.

Сүземне бер кыйссадан башлыйм әле. Бервакыт профессорга гади генә киенгән, бик тыйнак күренгән ир туганы килә һәм йорт хуҗасы әңгәмә корганда, аның фикерен бүлдермичә, игътибар белән тыңлап, җөпләп утыра. Кунак чыгып киткәч, малае әйтә: Әти, син башкаларны өйрәтә торган фән кешесе була торып, шул мужикны тыңлап утырганыңа мин бик аптырадым, ди. Әтисе әйтә: Улым, мин фәкать биология фәннәре докторы, ә ул чын тормыш эчендә кайнаган, туйдырырлык акчасын кара тир түгеп тапкан чын эш кешесе, андыйлардан, һичшиксез, өйрәнергә кирәк, ди.

Мин үзем балачактан авыр эшкә җигелеп, чыдамлыгымны арттыра алдым. Биш бала белән тол калып беркемнән дә ярдәм көтмичә, аларны аякка бастырган әниемнең тәвәккәл тыңгысызлыгы, эчкерсез булуы миңа да геннар буенча күчкәндер. Шуңа күрә тормыш йөген беркемгә зарланмыйча, үзем өстерәп бардым. Ә инде олыгайгач уйландыра башлады. Сорауларыма җавап эзләп, акыллы фикерләр язган китап-журналларга, дини вәгазьләргә мөрәҗәгать итәм. Шуларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәм.

Сиңа ничек кенә кыен булмасын, юмарт җан сизгерлеген, матурлыгын салкын ташка алыштырма. Нахак гаептән, яисә явызлыкка дучар булып, күңел кылларың өзелергә җитсә дә, таш астыннан чыккан чирәм кебек нык һәм чыдам бул, таптасалар да күтәрелергә көч тап.

Әгәр тормышта ялгышып, яисә өметләрең акланмыйча, корган ниятләрең ниндидер сәбәпләр аркасында тормышка ашмаса, чигенеп, нәтиҗә яса, аннан үзең хыялланган бәхеткә ирешү хакына үткәннәрне уеңнан кисеп ташла да, кыюлык, тәвәккәллек һәм төпле акыл белән яңа юнәлеш алып, уң гамәлләргә ирешү юлында Аллаһы Тәгалә ризалыгына таянып эш ит.

Кылган яхшылыгымның әҗере күренми дип бервакытта да хафаланма, күктә барысын исәптә тоткан фәрештәләр синең юлыңа чыгып, иминле-геңне кайгыртып, эш-гамәлең уң булсын өчен рәхмәт фәреш-тәләре теләктә торыр.

Үзеңә ышанып, яхшылык эшләгән, иң авыр вакытларда ярдәм кулы сузган дусларыңа, туганнарыңа бервакытта да хыянәт итмә. Кайсы ягы белән булса да синнән уздырганнардан көнләшмә, хөсетләнмә, булганына ирешкәнеңә шөкер итеп, җан тынычлыгына ирешү күпкә кадерлерәк булыр.

Хәзерге чорда алкоголизмнан гына түгел, компьютер уеныннан да бәйлелек тарала бара, аңа хәтта балалар гына түгел, өлкәнрәкләр дә бирешә. Утыз яшьне узган берәү шул уеннар белән мавыга торгач, эштә дә гаме калмаган, хатыны күпме орышса да, файдасы булмаган, хәтта төн уртасына хәтле уйнап, йокыга да вакыты калмаган, эшен дә юньләп башкара алмаганга, куганнар.

Бу ир-ат бик мавыгып уйнап утырганда, 11 яшьлек малае килеп баса да: «Әти, мине дә өйрәт әле уенга», ди.

«Сиңа нәрсәгә, ди атасы дорфа гына, бар, дәресеңне өйрән».

«Миңа нәрсәгә кирәк уку? Әле син акча алып кайтмасаң да тамагың тук, өстең бөтен», дип әйтмәсенме улы.

Әтисе малайның хак сүзне маңгайга бәреп әйткәненә бик гаҗәпләнеп, компьютердагы уенны бөтенләй алып ата, әкренләп тәртибен үзгәртеп, эшкә урнаша. Кайчагында үзәгенә үткәреп әйтелгән сүз, зирәк бала авызыннан чыкса, нәтиҗәлерәк була шул.

Кеше үзара аралашмыйча һич тә яши алмый, юмарт йөрәкле, хискә бай, синең дә ниндидер уңай сыйфатыңа гадел бәя бирә белгән киң күңелле затлар безнең яшәү стимулын арттыра, аларның ихлас үрнәге адашканда, ялгышканда маяк булып яктырта. Ә менә кайберәүләр, озак еллар аралашмаганга, синең кимчелекләреңне дә белгәнгә күрә (кимчелексез фәрештәләр дә безне фәкать  күктән күзәтеп тора бит) әңгәмә барышында җаен туры китереп, синең күңел яраңда җөйләнгән җәрәхәтне кубарып, эчтән генә тантана итә. Андый «агу» йөрткән дус – дошман булыр, якыннан аралашмавың хәерлерәк.

Озак еллар журналист булып эшләү дәверендә миңа да бик күпләрнең уңышларын яктыртып, ихлас рәхмәтләр ишетергә насыйп булды.
Заманында бик каһәрләнгән, искиткеч талантлы шагыйрь, юкка гына: «Кешене сүзләр үстерә зур итеп, кешене сүзләр үтерә хур итеп» дип җан ачысы белән язарга мәҗбүр булмаган, инде мәрхүм, минем кебек сугыш чоры ятиме Кадыйр Сибгатуллин.

Тормышта туып торган авырлыкларга һәм замана зәхмәтенә бирешмичә, рухи ныклыкка ирешеп, исән-имин яшәгез, кадерле райондашлар!

Фәридә Шакирова

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш