Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзе кебек булды бу очрашу

Бар да хатирәләр яңартты, дөресен сөйләде

Чепьядагы «Халыклар дуслыгы” музее килеп керүгә гөжләп тора иде. Гарифҗан ага Галиев исән чагында болай гөжләгәне булды микән аның, хәтерләмим. Музейда бөтенләй башка атмосфера, һәм шул халәтне Гарифҗан Галиев үзе читтән генә күзәтә кебек, һәрхәлдә дә ул утырган урын түрендәге зур портреты шундый тәэсир калдырды. Искә алу кичәсенә бер артык кеше дә килмәгән кебек тоелды, әгәр 96 яшен тутыра алса, туган көненә дә шушы ук кешеләрне дәшәр иде ул. Музей хезмәткәрләре җитәкчеләрен үтәли күрергә өйрәнеп беткәннәр иде инде, шуңа да кичәне аның рухын саклап, бар яктан да камилләштерергә теләп оештырганнар.

Музей хезмәткәре Сания ханым кунакларга иң элек Гарифҗан ага Галиев турында төшерелгән видеофильм тәкъдим итте, (әлеге видеоны дикькатъ белән тыңласаң, аның васыятьләрен ишеткәндәй буласың), аннан Гарифҗан аганың тормыш юлы турында сөйләп үтте, һәрбер эпизодны кыскача гына булса да ачып салырга тырышты. Район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов чыгыш ясады, ул музей эшчәнлегенең дәвамлы булуын теләде. Мәдәният өлкәсендә эшләгәнлектән, Гарифҗан Галиев белән тыгыз элемтәдә торган Радик Михайлов һәм Илназ Петров, район Аксакаллар шурасы рәисе Солтан Фатыйхов, тарихчы Рәфхәт Зарипов, замандашы Петр Чернов, райондагы башка музей директорлары – Фирая Зыятдинова, Фәргать Шакиров, Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы, фикердәше Расим Давыдов, укучысы Нурҗиһан апа, “Труд” җәмгыяте рәисе Рашит Һадиев, район ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, җәмәгать эшлеклесе Леонид Сапожников һәм башка иптәшләр катнашты. Бар да хатирәләр яңартты, дөресен сөйләде. Бер сүз белән әйткәндә, Гарифҗан аганың үзе кебек булды бу очрашу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музей