Үзе тыйнак, шундый сөйкемле! кем ул? (+фото)
Рузия белән очрашканчы әнисе Роза Галиева белән аралашырга туры килде. Сөйләшүебез берничә көнгә сузылды.
Авырлыклар күперен мәрхәмәтле бәндәләрнең йөрәк җылысы белән үтә барган, инде хәзер миһербанлы затларга рәхмәтләр ирештереп яшәүче ана күңелен аңлавы кыен түгел. Үзе дә, кызы да инде хәзер язмыш сынавын таныган, бүгенге көнгә шөкер итеп, алга карап яши бирәләр. Рузиянең нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкаруына сокланырлык. Гәүдәсен генә туры тота алмый, балакай, ә зиһен ягыннан да, тырышлык ягыннан да, сөбханаллаһ.
Югыйсә, туганда сау-сәламәт бала иде бит ул Рузия! Беренче бала, гаиләнең зур шатлыгы! 2002 елның ямьле май айларында дөньяга килә ул. Тик менә тора-бара үсешендә тайпылышлар сизелә башлый: авырлыгы тиешенчә артмый, шул сәбәпле 3 айлык чагында Республика балалар клиник хастаханәсендә тикшеренү үтә. Өстәмә тукландыра торган кушылма бирә торгач кына авырлыгы арта башлый. Әти-әни шуннан соң күпмедер тынычлана, әмма аның белән генә бетми икән әле. Рузия вакытында утырмый, тәпи китми. Яңадан хастаханә юлларын таптау, табибларга йөрү башлана. Тик, бу кадәр тырышлыклар баланың физик мөмкинлеге чик-ле булуын аңлау һәм тану белән генә төгәлләнә. Рузияне булдыра алган кадәр аякка бастыру өчен күп кенә җирләргә йөрергә туры килә.
– Рузиянең бүгенге көндә күпмедер йөри алуында, иң беренче чиратта, Әгъзам бабасының (Рузия йөри алсын өчен гел ярдәмчел җайланмалар ясый ул), балалар табибәсе Наилә Шәйхиеваның өлеше зур. Бала белән кая гына барсак та уңай кешеләр очрап кына торды, – дип сөйли әнисе.
Роза Әгъзамовна Норма урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эше бик күп, җаваплы. Якыннары терәк булмаса, бәлки укытучы һөнәрен дәвам да итә алмас иде ул, тик аңа игелекле хезмәтеннән тайпылырлык кыенлыклар алдында калырга туры килми – Клара әбисе Рузияне дәваханәләргә, әнисе баралмаганда, үзе йөртә. Гомумән, ике як әби-бабасы да, туганнары да нык терәк булалар. «Әзрәк яшьтәшләре белән аралашу мөмкинлеге булмасмы дип, ике яшь тулып киткәннән соң, Кариле балалар бакчасы мөдире Кәүсәрия Габдрахманова янына кердем. Ул бер дә каршы килмәде, киресенчә, йөреп карасын, бәлки ияләшеп китәр дип, канатландырып чыгарды. Тәрбиячеләр Илсөяр Газизова, Фирдания Зарипова, Гөлфирә Гарәфетдиновналарга сөйләшми һәм дә мөкәйләп кенә йөри торган бала белән эшләү бик җайлы гына булмагандыр, әмма алардан бер моң-зар да ишетелмәде. Бик зур рәхмәт аларга», ди әнисе.
Мәктәп яше тулуга Рузияне, үзләре мәктәптә эшләгәнлектән, иптәшләре белән укырга йөртәләр. Биредә дә сыйныф җитәкчесе, укытучылар Зөһрә Абдрахмановна, Ландыш Павловна, Эльмира Миннехәтовналар һәм калган барлык укытучылар да авырсынмыйча Рузиягә белем бирәләр.
Берара социаль яклау бүлеге райондагы физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен бочча уенын өйрәтүче чакыралар. Шунда әлеге уенның серләренә төшенеп, Рузия ярышларга баргалый. Шул ярышларга йөргәндә тренер Фагыйль Гайнетдинов кул көрәше белән шөгыльләнеп карарга киңәш итә. Әлеге спорт төре белән нык кызыксына Рузия, уңышларга да ирешә. Уңышларында тренеры Әлфия ханымның роле, тырышлыгы зур, чөнки ул Рузия белән даими шөгыльләнеп, кызны җиңүләргә рухландыручы.
Әлегә Рузия өйдә, мозаика төзү белән шөгыльләнә, номерлы картиналар белән эшли. «Фикердәшләр» клубы оештырган төрле конкурс-чараларда актив катнаша. Үткән җәйдә генә дә сумка тегү һәм торт ясау буенча бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар алган. Чөнки җәмәгать эшләрендә бик актив катнаша, бәйгеләрне калдырмый ул.
Энесе Афзал белән гаҗәеп дус алар. Яшь аермалары 1 яшь тә, 4 ай. «Рузия энесен бәләкәй чагыннан ук ярата, яклый, – дип сөйли әнисе. – Үзе мөкәйләп кенә йөрсә дә, энесен әрли башласак, шундук килеп арага утыра, орышырга ирек бирми иде». Нәни энесенә мунчадан чыккач су эчертә, ашата, үзе исә ябышып кына басып торган бала. Хәзер дә бер-берсе белән серләшеп, ярдәм итешеп яшиләр. Энесе кая гына барса да, апасына бүләксез кайтмый.
Роза ханым үзен гаиләдә кырысрак дип саный, ә менә әтиләрен йомшак итеп күрсәтә, балалар
әйткәнне үтәргә тырыша, бөтен көйләрен көйли, ди ул тормыш иптәше турында. Өйдә берәр ярамаган эш кылсалар, башта әтиләренә әйтәләр, аннан соң гына мин беләм, ди.
Рузия карап торышка да, болай да бик сабыр холыклы, төпле фикерле, уен-көлкене кабул итә белә торган туташ. Очрашкач, хәйран гына сөйләшеп тә утырдык әле.
– Чәч кисүче буласым килгән иде минем, – ди Рузия мәктәпне тәмамлаган чакларын бер кат искә төшереп узгач. – Ләкин әлеге эшнең җиңел түгеллеген, көннәр буе аягөсте эшләргә кирәклеген төшендерделәр дә, минем сәламәтлегемә туры килми торган эш икән дип, кире уйладым. Аннан соң чәчне клиент теләгәнчә матур итеп кисәргә, ясарга да кирәк бит, ә мин матур ясасам да, әкрен эшлим.
Шулай итеп Рузиягә тегүче һөнәрен тәкъдим итәләр. Тегү үрнәкләренә өйрәнү өчен Рузия үзәк мәчеткә йөри. Тегү машинасы да алып биргәннәр үзенә, бик тырыш кыз ул, буш вакытын һич кенә дә әрәмгә уздырырга теләми. Мине озатырга чыккач, махсус велосипедында да йөреп алды, саубуллашканда да, урамда йөрим, бераз һава сулыйм әле, дип калды.
Рузия сыйныфташлары белән аралашып яши, Динә, Фирүзә дигәннәре белән бигрәк тә дус, туган көнемә дә киләләр, ди. Кызлар хәзер Казанда укыйлар инде, Рузия белән элемтәне өзмиләр, аралашып торалар.
Рузия кебек саф күңелле, дөньяга карашны уңай якка үзгәртә алырлык кешеләр белән араны һич кенә дә өзмәскә кирәк, аларга бер очрашу, бер утырып сөйләшү дә бик мөһим. Рузиягә бәхет-шатлык, якты киләчәк, әти-әни тигезлегендә, рәхәт тормышта яшәвен теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев