Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Үзебезнең район халкы белән әйтеп бетергесез дәрәҗәдә горурланам»

Махсус хәрби операциягә кагылышлы әңгәмә вакытында район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов әнә шулай диде.

Районыбыз ир-егетләренең мобилизация буенча Украинаның махсус хәрби операция зонасына китүләренә дә елдан артык вакыт узып бара. Алар киткәчтен дә район хакимиятендә моби-лизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм йөзеннән махсус штаб төзелде, СВОдагы егетләргә ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр дә табылды.

— Наил Нургаязович, штаб эшен нидән башлады һәм ничек дәвам итә?

— Әйе, егетләребез китүгә үк район хакимиятендә аларның гаиләләрен кайгыртып, махсус штаб булдырылды. Без иң беренче чиратта егетләребезнең гаиләләрен барладык, балаларның укулары, укудан тыш шөгыльләре, бушлау тукланулары турында кайгырттык, спорткомплексларга, бассейнга бушлай керүне оештырдык. Урманчылык белән сөйләшеп, утын кисеп, ярып, кайтартып бирүне гадәткә керттек. Башта 20гә якын гаилә утын сорап мөрәҗәгать итсә, менә узган ел 100 гаиләне утын белән тәэмин итә алдык. Утын әзерләү эшен администрация егетләре белән башлаган идек, аннан безгә башка хезмәт коллективлары да кушылды. Аеруча да ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә матди ярдәмнәр оештырылды. Һәр гаиләгә депутатлар беркетелде. Һәрбер гаилә белән очрашып сөйләшенде. Район оешмалары тарафыннан мөрәҗәгате кергән гаиләләргә зур суммада ярдәм күрсәтә алдык. Егетләр китүгә үк безгә, бергә ярдәмләшеп эшләүне күздә тотып, волонтерлар керде, алар белән уртак фикергә киленде. 

Волонтерлар тарафыннан «Балтач» спорткомплексы бүлмәләрендә 200гә якын комплект әзерләнде. Волонтерлар алдан киткән егетләргә әлеге, беренчел булган иң мөһим кирәк-яракларны Казан "Экспо«га илтеп бирделәр. Аннан соң китүчеләргә ул әйберләр урында ук тапшырылды, баштарак киткән контрактчыларны да шундый ук комплектлар җыелмасы белән тәэмин итә алдылар.

— Районда гуманитар ярдәмгә әзерлек барганда да, ярдәмне озатканда да булышырга тырышасыз. Бу көнгәчә ничек, ни дәрәҗәдә ярдәм итә алдыгыз?

— Нәрсәләр кирәклеген белешеп торабыз, я СВОдагы егетләр үзләре волонтерларга чыгып, нинди ярдәм кирәклеген җиткерә. Генераторлар, квадрокоптерлар белән булыша алдык. Төгәлрәк итеп әйткәндә, махсус операция башланганнан алып узган елның 28 декабренә барлыгы 200 тоннага якын гуманитар ярдәм озатылды. Суммаларга әйләндерсәк, 53 миллион сумга якын дип фаразларга була. Барлыгы 68 гуманитар конвой китте. Шуның эчендә азык-төлеге дә, кием-салымы да, гигиена кирәк-яраклары, дару-препаратлар, төзелеш материаллары, медицина кирәк-яраклары бар. Юл чыгымнарын да күтәрешергә тырышабыз. Басым ясап әйтәм, боларның барысы да районның олысы-кечесе, волонтерлар, хезмәт коллективлары, җирле җитәкчеләр, эшмәкәрләр ярдәме белән башкарыла. 

— Машиналар да әзерләделәр...

— Әйе, 3 «УАЗ», 3 «Нива» әзерләп җибәрүдә катнаштык. Район халкы булышлыгы белән берлектә 600гә якын мич-буржуйкалар, 13 электрогенератор, 10 җылылык җайланмасы, 8 коптер, 6 данә төнге оптик прицеллар, 12 данә тепловизер, 29 рация белән егетләребезгә ярдәм күрсәтә алдык. Телефон кабельләре, машиналарга тәгәрмәчләр, кадак, кувалда, саморез, күзлек кебек төзелештә кирәк-яраклар да һәм башка әйберләр егетләребезгә китте. 1 «УАЗ» машинасы теш дәвалау урыны итеп тотсыннар өчен юлланды. Исемле посылкалар барып тора. Саный китсәк, күп инде. Соңгы вакытта ихтыяҗ, сорау буенча гына эш итәргә тырышабыз, чөнки алай максатчанрак. Тагын бер әйтәм, барлык ярдәм дә район халкының уртак тырышлыгы.

— Үргән маскировкалы челтәрләрнең, ясаган окоп шәмнәренең чиге-чамасы юктыр?

— Райондаш солдат-ларыбызның иминлеген кайгыртып, тылдагы райондашларыбыз 251 данә маскировкалы челтәрләр үрделәр, блиндажларда җылы булсын дип 1500 окоп шәмнәре, 600 розжиг ясадылар, бу эшләр дәвам итә.

— Әңгәмәгә кереш-кәнче үк үзебезнең район халкы белән чиксез дәрәҗәдә горурланам дидегез. Моны нәрсәләргә нигезләнеп әйтергә теләдегез?

— Әйе, шулай, районда өч волонтерлар төркеме эшли, һәрбер төркем турында да аерым бер матур китап язарлык. Өчесендә дә эш гөрләп бара, район халкы аларга һәрьяклап таяныч, акчасы да җыела, кирәк әйберләр дә туплана, инде хәзер СВО ягына бер-ике генә түгел, 4-5 машина йөк озаткан вакытлар бар. Оешма-предприятие, учреждение, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, җирлек башлыкларының ярдәме бик зур. Дөрес, ярдәмне башта «Изгелек» фонды аша алсак, хәзер аерым фондыбыз бар, ул «Бердәм Рәсәй» партиясе фонды. Эшмәкәрләрнең ихласлыгын, күләмле ярдәмнәрен әйтеп, санап кына бетерерлек түгел. Халкыбыз бик бердәм, башыннан ук тотындылар ярдәм итәргә, һичнигә карамый чигенмәделәр, әле дә булса төрле ярдәмнәрне оештырып кына торалар. Хәзер менә «Солдатка өйдәге аш» дигән төркем ачып, кирәкле ингредиентларны киптереп, ашлар әзерлиләр. Госпитальдә яралы егетләребезгә дә ярдәмнәр оештырыла. Балалар йортларында тәрбияләнүче ятим калган балалар да читтә түгел, алар районыбыз карамагында дип әйтсәк тә ялгыш булмас. 13-14 тапкыр ярдәм илтә барган волонтерларыбыз бар инде безнең хәзер.

— Кыш, көннәр суык, волонтерларның җыелу, эш башкару урыннары белән кызыксынасызмы?

— Әлбәттә, шәмнәр ясау өчен буш торган вокзал бинасын алып торырга ярдәм иттек, газын, суын ялгарга булыштык. Мичләр ясау өчен «Азык» ширкәтеннән бер цех бирелде. Окоп шәмнәре ясау-чы Әтнә, Пукшинер, Пыжмара егетләренә «Кама» җәмгыяте идарәсе котельный тапшырды. 

Районыбызга Россия Герое Рәсим Баксиков та килеп, күмәк эшчәнлеккә югары бәя һәм безгә рухи көч биреп китте. Гомумән, безнең районда мобилизациядә булганнарга да, аларның монда калган гаиләләренә дә игътибар бар. Аеруча да ярдәмчел хезмәт коллективлары бар, үзләрендә эшләгән егетләрне дә, гаиләләрен дә онытмыйлар.

— Узган ел азагында район башлыгы Рамил Нотфуллин гуманитар ярдәмне үзе илтә китте, ул хакта да искә алыйк әле?

— Рамил Рәшитович ярдәм генә илтеп калмады, ул һәр атнаны планеркада ярдәм кирәк гаиләләр белән кызыксына, ярдәм барышын ныклы контрольдә тота, волонтерларның фикер-тәкъдимен, мөрәҗәгатьләрен тормышка ашыру өстендә эшли. Әйе, Рамил Рәшитович берничә госпитальдә булды, яралыларның хәлен белде, балалар йортына керде. Ул барган караванда егетләребезгә ярдәм күп иде, махсус хәрби операция зонасында егетләр белән шәхсән үзе очрашып сөйләште. Бүгенге көнгәчә штабка 170кәчә якын мөрәҗәгать килде, шуның 5есен генә хәл итәсе калып бара. Барысы да өйрәнелеп, уртага салып сөйләшенеп тормышка ашырыла. Баштарак егетләребезнең әниләрен, тормыш иптәшләрен кабул итүләр оештырылды, хәзер дә район башлыгының ишекләре ачык, рәхим итеп килә алалар. Хәзерге вакытта сазлыкларда йөри алырлык техника (болотоход) буенча ярдәм оештыру өстендә эшлибез. Мин бик сокланам район халкына, күрегез әле, олы-олы апалар җылы оекбашлар бәйлиләр, өс-баш әзерлиләр, көне буе эштә булганнар кичләрен җыелып челтәрләр үрәләр, волонтерлар арасында алдынгы карашлы яшь егетләр дә бар, алар да ярдәм эшләренә үтә дә җаваплы карыйлар. Халкыбызның бу дәрәҗәдә ихлас ярдәмен күреп, балалар да тартыла. Волонтерларга СВОга озату өчен әйбер тутырырга, йөк төяшергә килүче мәктәп укучылары да күп хәзер. Волонтерлар үзләре дә пат-риотик дәресләр үткәреп, яшьләрне тарталар. Бу бик әйбәт алым, тәҗрибә ягыннан да, патриотизм ягыннан да. Эшмәкәрләребез, җитәкчеләребез һәрдаим ярдәм кулы сузарга әзер торалар. Аннан балаларның солдатларга язган хатлары аерым хуплана, бу юнәлештә районыбыз укучылары аеруча да актив. Моның өчен укытучыларыбызга, балаларыбызга чиксез рәхмәтлемен, әлеге хатларның кирәклеген Рәсәй Герое да азсызыклап үтте. Мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәнияттә эшләүчеләр дә егетләребез өчен бик тырыша. Янәдән әйтәм, барлык ярдәм дә район халкының күмәк көче, күмәк тырышлыгы. Балтач районы халкына рәхмәтләребез әйтеп бетергесез. Кемнәрнең нинди сораулары бар, рәхим итеп, минем эш урыныма 2-51-37 номеры аша шалтырата алалар. Иң мөһиме, егетләребез исән-имин калып, туган ягыбызга сау-сәламәт әйләнеп кайтсыннар.

— Наил Нургаязович, җитәкчелекнең аңлавы, ярдәменнән ташламавы гаиләләребезгә дә көч — куәт бирсен, җиңүне якынайтсын. Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

Әңгәмәдәш — Зөлфия Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ватанпәрвәрлек