Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ваемсызлык. Кем хаклы, кем гаепле? (+фото)

Шоферлар һәм җәяүлеләр арасындагы кем хаклы, кем гаепле дигән тема һәрчак актуаль булып килде. Ләкин алда языласы хәлне ваемсызлык дими ни дияргә?

 "Нур" сәүдә үзәге янында коляска белән йөри торган бик җайлы юл-күпер бар. Тик анда гел юлны каплап машина куела. Ахыр чиктә шул машинаны әйләнеп узарга туры килә. Менә кичә дә (13 июнь) балалар белән кайтканда юлыбызга кызыл машина киртә булды. Бүтән очракта шофер гадәттә машинада булмый иде, ә бу юлы руль артындагы яшь кенә кыз минем аптырап карап торуыма да исе китмичә утыра бирде. Авыр булдымы икән аңа машинасын әзрәк чигереп куярга?! Киләчәктә үзләре дә әни буласы бу кызлар әлеге очракта хәлгә керергә тиеш иде дә бит. Тик юк шул...
Хөрмәтле машина йөртүчеләр, фотода күрсәтелгән турыга машинагызны куйганда зинһар коляска белән йөрүче яшь әниләрне генә түгел,мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне дә онытмасагызчы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев